Җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен семинар-киңәшмә

28 март 2019 ел., пәнҗешәмбе

2019 елның 27 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә “Кодекс” мәгълүмат системасының “Төбәк законнары аналитигы” автомат мәгълүмат системасын куллану практикасы” темасына видеоконференция режимындагы семинар-киңәшмә узды.

Җирле үзидарә органнарының “Кодекс” АМС куллануларына анализ ясап һәм агымдагы елның гыйнвар-февраль айларына муниципаль хокукый атларны законнар таләпләренә туры китерү нәтиҗәләре турында Р.У.Гарипов чыгыш ясады.

Семинарда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, Татарстан Республикасы Прокуратурасының норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы А.Р.Вәлиәхмәтов, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясе вәкилләре, җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре катнаштылар.

М.М.Ибәтов “Кодекс” компаниясе тарафыннан тәкъдим ителгән эш урыннарын тулы куәтенә кулланырга кирәклегенә һәм, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге актларның норматив базасы үсештә булуга һәм аларга үзгәрешләр кертелеп торуга нисбәттә, нормалар иҗат итү процессы этапларын автоматлаштыру кирәклегенә игътибар юнәлтте.

Киңәшмәгә нәтиҗәләр ясап, министр кулланучыларның “Кодекс” системасыннан кирәгенчә актив кулланмаулары, әлеге юнәлеш буенча җаваплы затлар белән белем алуны оештыру кирәклегенә басым ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования