Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты студентлары белән очрашу

5 апрель 2019 ел., җомга

Дәүләт граждан хезмәте максатлары һәм бурычлары турындагы белем бирү чарасын уздыру кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтының 1-4 курс студентлары белән очрашты.

М.М.Ибәтов студентларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең максатлары, функцияләре һәм социаль әһәмияте, әлеге системада эшләү өстенлекләре, заманча шартларда дәүләт хезмәтенең роле һәм үз һөнәри бурычларыңны һәм профессиональ этиканы сакларга кирәклеге турында сөйләде.

Очрашу барышында министр урынбасары студентларның сорауларына җаваплар бирде, аларга Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге юнәлешләре һәм бурычлары, Министрлык тарафыннан гамәлгә ашырыла торган өстенлекле проектлар  турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования