Министр урынбасары М.М.Ибәтов квалификация күтәрү программасы ябылышында катнашты

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары  М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләр өчен Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә узган «Норматив хокукый актлар проектларын әзерләү » квалификация күтәрү программасы ябылышында катнашты.

Министр урынбасары мөнәсәбәтләрне үз вакытында һәм грамоталы итеп хокукый җайга салуның мөһимлеген, шулай ук нормалар иҗат итү эшендә дәүләт хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең роленең мөһимлеген ассызыклады, аларның хокукый культурасын күтәрергә кирәклегенә басым ясады.  

М.М.Ибәтов тыңлаучыларга квалификация күтәрү турындагы таныклыклар тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International