Министрлык хезмәткәрләренең Лаеш муниципаль районына чыгулары

2019 елның 12 апреле, җомга

2019 елның 11 апрелендә җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы консультанты  И.Д.Хөснетдинов тарафыннан Лаеш муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче авыл җирлекләреннән   Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматларны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәүләре тикшерелде, җаваплы затның бистә дәрәҗәсендәге җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды, җирлекләрдән мәгълүмат алу эшенең оештырылышы, шулай ук Лаеш муниципаль районында муниципраль норматив хокукый актлар һәм өстәмә мәгълүмат өйрәнелде.

Тикшерү барышында җаваплы затларга кирәкле хокукый һәм консультатив ярдәм күрсәтелде, проблемалы мәсьәләләр турында фикер алышынды, Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып баруда эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен күрсәтмәләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International