“ТИСБИ” Идарә университеты студентлары белән очрашу

2019 елның 19 апреле, җомга

2019 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г. Галимов дәүләт граждан хезмәте бурычлары һәм максатлары турында белем бирү чаралары кысаларында “ТИСБИ” Идарә университеты студентлары белән очрашуда катнашты. Очрашу барышында студентларга ул Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең максатлары, функцияләре һәм социаль әһәмияте, әлеге системада эшләү өстенлекләре, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге юнәлешләре һәм бурычлары, Министрлык тарафыннан гамәлгә ашырыла торган өстенлекле проектлар  турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International