Студентлар өчен сайлау турындагы законны куллануга кагылышлы лекция

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

2019 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан Казан федераль университеты катнашында оештырылган “Сайлау хокукы мәктәбе” белем бирү проектының икенче этабын гамәлгә ашыру кысаларында КФУ юридик факультеты студентлары катнашында уку-методик семинар-тренинг узды.

Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Казан федераль университеты студентлары алдында чыгыш ясап, аларга сайлау бәхәсләрен хәл итү тәртибе, сайлау турында Россия Федерациясе законнарын бозган өчен юридик җаваплылык төрләре турында сөйләде.

Очрашу барышында министр студентларга сайлауларда законнарны куллануга кагылышлы сораулар бирде, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бурычлары һәм андагы эш юнәлешләре, Министрлыкта гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.

Чарада лектор сыйфатында юридик фәннәр кандидаты, доцент, Казан федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире Е.Б. Солтанов чыгыш ясады.

“Сайлау хокукы мәктәбе” белем бирү проектының икенче этабы сайлаучыларның хокукый культурасын үстерү, Татарстан Республикасында сайлау технологияләрен үстерү һәм камилләштерү кысаларында уза.  Уздырыла торган чаралар адреслы характерда һәм аларның төгәл максатлары бар – яшьләр арасында электораль активлыкны үстерү, студентларның игътибарларын сәясә тормышка, сайлауларны оештыру һәм уздыру темасына тарту. Икенче этап 2019 елның апрель ахырына кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International