Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

2019 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә республика җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары”  программа комплексында эшләү, җәмәгать судьялары суд участокларында статистик хисап формалаштыру, 6 нчы номерлы статистик карточканы тутыру, “Судимость” программа эшләнмәсендә эшләү мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.

Семинар эшендә “КРОК инкорпорейтед” ЯАҖ техник ярдәм бүлеге инженеры В.М.Тузиков, ЭЭМ Татарстан Республикасы буенча оператив-белешмә бүлеге башлыгы А.И.Гыйльметдинова, ЭЭМ Татарстан Республикасы буенча мәгълүмат үзәгенең статистика бүлегенең статистик мәгълүматларның тулылыгын һәм дөреслеген тикшерү бүлекчәсенең өлкән инспекторы  Л.С.Мәүлетов, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсенең мәгълүматлаштыру бүлеге консультанты Г.Р.Сәгыйтова, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсенең мәгълүматлаштыру бүлеге баш белгече Г.И.Шакирова, министрлык бүлекләре башлыклары А.В.Бәдриева һәм А.Г.Сафин катнаштылар.

Белем бирү чарасында суд эшчәнлеге процессларын автоматлаштыручы “Җәмәгать судьялары” программа комплексы функционалына кагылышлы,  статистик хисап формалаштырудагы кыен мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары да каралды.

Семинарга нәтиҗәләр ясап, Н.В.Рагозина җәмәгать судьялары  аппаратлары эшендәге оештыру мәсьәләләренә дә кагылып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International