АТТЕСТАЦИЯЛӘҮ КОМИССИЯСЕ УТЫРЫШЫ НӘТИҖӘЛӘРЕ

2019 елның 26 апреле, җомга

2019 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары   хезмәткәрләрен биләгән вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалларын билгеләүгә, функциональ вазыйфаларын үти алуларын ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.

Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 11  аттестацияләнүче үз вазыйфаларына туры килә дип, 4 хезмәткәр – үз вазыйфасына туры килә һәм хезмәт урынында үсү өчен кадрлар резервына кертелүгә лаек дип табылды.

Комиссия утырышында бәйсез эксперт буларак  Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International