2019 елның 25 апрелендә Чаллы, Түбән Кама, Тукай суд районнары җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары” программа комплексында эшләү мәсьәләләре буенча белем бирү семинары узды.
Семинарда төп докладчы сыйфатында “КРОК инкорпорейтед” ЯАҖ техник ярдәм күрсәтү инженеры В.М.Тузиков чыгыш ясады. Семинар эшендә шулай ук Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсенең мәгълүматлаштыру бүлеге консультанты Г.Р.Сәгыйтова, министрлык бүлекләре башлыклары А.В.Воробьев, А.Г.Сафин чыгыш ясадылар.
Белем бирү чарасында суд эшләре процессын автоматлаштыручы “Җәмәгать судьялары” программа комплексы функционалына кагылышлы мәсьәләләр каралды, суд статистикасын алып бару, суд эшләрен теркәү буенча кыенлыклар уртага салып сөйләшенде, аларны хәл итү юллары ачыкланды.