2019 елның 20 маеннан 22сенә кадәр Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме профилактика эшләре торышын өйрәнү өчен Актаныш районына чыктылар.
Эш нәтиҗәләре буенча юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов, район башкарма комитеты башлыгы И.Ш.Бариев, Актаныш районы прокуроры урынбасары Р.Б.Заһретдинов, авыл җирлекләре башлыклары һәм районның профилактикалау субъектлары вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә табылган җитешсезлекләр турында фикер алыштылар, аларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.