Җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен семинар-киңәшмә

29 май 2019 ел., чәршәмбе

2019 елның 29 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Кодекс” мәгълүмат системасының “Төбәк законнары аналитигы” автомат мәгълүмат системасын куллану практикасы” темасына видеоконференция режимындагы семинар-киңәшмә узды.

Семинарда Татарстан Республикасы Прокуратурасының норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы А.Р.Вәлиәхмәтов, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең башкаручы секретаре урынбасары – юридик идарә башлыгы С.Н.Столяров катнаштылар.

Җирле үзидарә органнарының “Кодекс” АМС куллануларына анализ ясап һәм агымдагы елның апрель-май айларына муниципаль хокукый актларны законнар таләпләренә туры китерү нәтиҗәләре турында Р.У.Гарипов чыгыш ясады.

А.Р.Вәлиәхмәтов муниципаль хокукый актларга мөнәсәбәттә прокурорлык эшчәнлеге актларын кабул итү темасына чыгыш ясады.

М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнары вкилләренең игътибарын “Төбәк законнары аналитигы” автомат мәгълүмат системасын куллану нәтиҗәлелеген үстерүгә һәм әлеге эшчәнлек белән бәйләнештәге башка мәсьәләләргә юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования