Татарстан Республикасының торак пунктлары исемнәре турында

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

2019 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының административ-территориаль берәмлекләре һәм торак пунктлары реестрында булган Татарстан Республикасы торак пунктлары исемнәрен ачыклау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе һәм Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы вәкилләре катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International