Җәмәгать судьяларының квалификацияләрен күтәрү курслары төгәлләнде

2019 елның 7 июне, җомга

2019 елның 6 июнендә Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы А.В.Воробьёв җәмәгать судьяларын квалификация күтәрү курсларын уңышлы тәмамлаулары белән тәбрик итте.

Курслар төгәлләнү нәтиҗәләре буенча җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырылды. Таныклыклар тапшыру тантанасында шулай ук суд системасы өчен белгечләр әзерләү факультеты деканы Р.Ю.Закиров, судьяларның, судта хезмәт итүче дәүләт хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү һәм аларны кабат әзерләү факультеты деканы Р.Р.Долотина да катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International