Министрлык хезмәткәренең Зеленодольск муниципаль районына чыгуы

2019 елның 11 июне, сишәмбе

2019 елның 10 июнендә җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әдәп баручы советнигы  Ю.М.Златина тикшерү белән Зеленодольск муниципаль районына чыкты.   Ул анда Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен муниципаль районга керә торган җирлекләрдән мәгълүматлар җыю буенча җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен ничек үтәүләрен тикшерде.

Район җирле үзидарәләре органнарының җирлекнең җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген оештыру максатыннан Зеленодольск муниципаль районының Әйшә авылы җирлегенә чыгу оештырылды. Тикшерү барышында җаваплы затлар тарафыннан муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю һәм юллау буенча хокукый һәм консультатив ярдәм күрсәтелде.

Җаваплы урындагы затлар белән гамәли эшчәнлек барышында очраша торган кыенлыклы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, консультация ярдәме күрсәтелде, эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International