Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру

11 июнь 2019 ел., сишәмбе

2019 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты.

Тантананы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин ачты һәм республиканың төрле суд участокларын тәкъдим итүче 11 җәмәгать судьясына таныклыклар тапшырды.

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм чакырылган затлар катнаштылар.

Таныклыклар алган җәмәгать судьяларына гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, гаделлекне торгызу эшендә принципиаль булуларын теләделәр.

Тантана ахырында Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы Л.К.Вафина җавап чыгышы ясады, ул җәмәгать судьялары исеменнән үзләренә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде, карарлар кабул иткән чакта законлылык, гаделлек, объективлык, гуманлык белән эш итәргә, гражданнарның  хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен якларга  ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования