Хисап мәгълүматларын бирү буенча киңәшмә

2019 елның 21 июне, җомга

2019 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмә узды. Ул җирле үзидарә органнарының бирелгән Татарстан Республикасы аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруларына, аларны гамәлгә ашыру турында хисаплар һәм мәгълүматлар, шулай ук мөлкәти исклар турындагы мәгълүматларны бирүләре мәсьәләләренә багышланган иде.

Чарада административ комиссияләрнең җаваплы секретарьлары, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле урындагы затлар һәм муниципаль районнар һәм шәһәр округларының юридик хезмәтләренең мәгълүмат бирү буенча җаваплы  хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмә барышында отчетлар төзегәндә җибәрелә торган типик җитешсезлекләр турында фикер алыштылар, җитешсезлекләргә юл куймас өчен аларны тутыру буенча күрсәтмәләр бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International