Җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен семинар-киңәшмә

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Кодекс” мәгълүмат системасының “Төбәк законнары аналитигы” автомат мәгълүмат системасын куллану практикасы” темасына видеоконференция режимындагы семинар-киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасының федераль законнар үтәлешенә күзәтчелек  идарәсенең норматив хокукый актларының законнарга туры килүләренә күзәтчелек бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы М.А. Филиппова,  “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең башкаручы секретаре урынбасары – юридик идарә башлыгы С.Н.Столяров катнаштылар.

“Төбәк законнары аналитигы” автомат мәгълүмат системасын куллануга һәм муниципаль норматив хокукый актларны агымдагы елның май-июнь айларында җирле үзидарә органнары тарафыннан регистрга юллауга  анализ белән  җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Р.У.Гарипов чыгыш ясады.

Киңәшмәдә мәгълүмат системасын файдалану нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International