Административ законнар буенча хокукый ярдәм

28 июнь 2019 ел., җомга

2019 елның 27 июнендә  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының аларга бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәүләренә күзәтчелек итү һәм җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләренә суд практикасы буеча хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Кайбыч муниципаль районына чыктылар.

Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү вәкаләтенә ия булган урындагы затлар һәм районның административ комиссияләре эшчәнлеге нәтиҗәләре өйрәнелде, шул исәптән салынган штрафларны түләттерү буенча суд приставлары хезмәте белән үзара хезмәттәшлек буенча да.

Җирле үзидарә органнары белгечләренә административ практика мәсьәләләре буенча тиешле хокукый ярдәм күрсәтелде һәм административ законнар нормаларын куллану тәртибе аңлатылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования