Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г. Галимов ТР Дәүләт Советы комитеты утырышында катнашты

3 июль 2019 ел., чәршәмбе

2019 елның 2 июлендә Ш.Ш. Яһудин рәислегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды.

Комитет утырышында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г. Галимов «Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми саны һәм суд участоклары саны турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проекты буенча доклад белән чыгыш ясады.

Закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советының якындагы утырышында каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования