Р.И.Заһидуллин Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалының яңа уку корпусы һәм тулай торагы нигезенә беренче ташны салу чарасында катнашты

2019 елның 5 июле, җомга

2019 елның 4 июлендә  Татарстан Республикасы юстиция  министры Р.И.Заһидуллин Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалының яңа уку корпусы һәм тулай торагы нигезенә беренче ташны салу чарасында катнашты.

Яңа уку корпусында заманча компьютер класслары, семинарлар өчен аудитория, лекция заллары, шулай ук суд утырышлары өчен уку заллары да урнашачак. Студентлар тулай торагы 138 кешегә исәпләнгән. Проект буенча биредә күпфункцияле спорт залы, шулай ук урам спорт мәйданнары да урнашкан.

Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казандагы филиалы 2001 елда ачылган.  Биредә квалификацияле судьяларны һәм Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең 7 субъектының суд системасы өчен хезмәткәрләр әзерлиләр. Бүгенге көнгә РГХУ Казан филиалында 2,3 меңнән артыграк студент белем ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International