Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспортлар советы утырышы узды

2019 елның 5 июле, җомга

2019 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспортлар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г. Галимов алып барды.

Экспортлар советында түбәндәге закон проектлары хупланды:

1.     «2030 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы закон проекты турында;

2.      «Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы закон проекты турында;

3.     «Татарстан Республикасы Җир кодексының 33.3 статьясына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы закон проекты турында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International