2019 елның 5-6 июль көннәрендә министр урынбасары М.М.Ибәтов Санкт-Петербургта эш сәфәрендә булды, анда «Кодекс» мәгълүмати компаниясе җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар оештырылды.
Аларда Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнарының «Кодекс» компаниясе - «Төбәк законнары аналитигы» аналитик мәгълүмат системасы продуктын нәтиҗәле файдалануларын күтәрү мәсьәләләре каралды.
Мәгълүмат компаниясе җитәкчелегенә әлеге система эшен камилләштерү буенча тәкъдимнәр җиткерелде.