ТР Юстиция министрлыгының башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлегенә багышланган коллегиясе

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

2019 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр Р.И.Заһидуллин рәислегендә “Башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлеге: кыенлыклар һәм аларны хәл итү юллары” дип аталган видеоконференцэлемтә режимындагы коллегия утырышы узды.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Президентының дәүләт –хокукый идарәсеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан, Татарстан Республикасы Прокуратурасыннын, башкарма хакимиятнең федераль органнарының территориаль идарәләреннән, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының юридик хезмәтләреннән вәкилләр, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре һәм министрлык хезмәткәрләре катнашты. Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарәләренең урындагы затлары исә видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.

Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С А.Г.Галимов “Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының норма иҗат итү эшчәнлеге турында” һәм Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының нормалар иҗат итү эшчәнлеге мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге турында” темаларына докладлар укыдылар.

Министрлык коллегиясе утырышында республиканың башкарма хакимият органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлеген координацияләү һәм норматив хокукый актларны дәүләт теркәвенә алу, Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын оештыру һәм алып бару, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү һәм башка мәсьәләләр каралды.

Моннан тыш Татарстан Республикасы  Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе  Ш.Ш.Яһудин һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасының Федераль законнар үтәлешенә күзәтчелек идарәсенең норматив хокукый актларның законлылыгыны күзәтчелек бүлеге башлыгы А.Р.Вәлиәхмәтов чыгыш ясадылар.

Коллегия утырышы ахырында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының һәм башкарма хакимият органнарының аерым хезмәткәрләренә ведомство бүләкләрен тапшырды һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына һәм башка органнарга нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәт әйтте. 

Коллегия тәмамлангач белем бирү семинары узды, анда норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, норматив хокукый актларны юридик-техник яктан рәсмиләштерү мәсьәләләре каралды.

Докладлар белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының норматив хокукый актларны теркәү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Э.И.Слепнева һәм хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү бүлегенең әйдәп баручы советнигы Л.В.Мурадыймова чыгыш ясадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International