Актаныш муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итү

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның 25 июлендә  Татарстан Республикасы юстиция  министры урынбасары  М.М.Ибәтов Актаныш муниципаль  районында яшәүче гражданнарны  күчмә кабул итте. 

Гражданнарны кабул итү барышында М.М.Ибәтов тарафыннан пенсия белән тәэмин ителешкә, ир белән хатынның уртак мөлкәтен бүлүгә, социаль түләүләргә, җир һәм торак законнарына  кагылышлы мөрәҗәгатьләр каралды.

Районга чыгу кысаларында район советы аппараты җитәкчесе А.И.Тимиров һәм районның җирле үзидарә органнарының җаваплы хезмәткәрләре катнашында киңәшмә узды, анда муниципаль хезмәтне үстерүнең муниципаль программасын гамәлгә ашыру, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе эше, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, аларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру, муниципаль регистрны алып бару мәсьәләләре каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International