Нурлат районында җирле үзидарә органнарының дәүләт вәкаләтләрен үтәүләре тикшерелде

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Р.М.Сәләхова тарафыннан Нурлат муниципаль районында җирле үзидарә органнарыныңТатарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны муниципаль районга кергән җирлекләрдән җыю буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәүләре тикшерелде.

Районның җирле үзидарәсе органнарының җирлекләрнең җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеген оештыру максатыннан Нурлат муниципаль районның Иске Чаллы авыл җирлегенә чыгу оештырылды. Тикшерү барышында җаваплы затларга муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю һәм юллау мәсьәләләре буенча кирәкле хокукый һәм консультатив ярдәм күрсәтелде.

Урындагы җаваплы затлар белән гамәли эшчәнлек барышында килеп чыга торган кыен мәсьәләләр буенча фикер алышынды, консультатив ярдәм күрсәтелде, эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан күрсәтмәләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International