“Ел юристы” республика юридик премиясен алуда катнашуга гаризалар кабул ителә

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

“Россия юристлары ассоцияциясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге  2019 елның ноябрендә узачак “Ел юристы” Татарстан Республикасы юридик премиясен алуда катнашуга гаризалар кабул ителүе турында белдерә.

Бу премия Россия юристлары ассоцияциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Советы тарафыннан гамәлгә куелды һәм Татарстан Республикасы югары квалификацияле юристлар казанышларын тану булып тора. 

Премиянең максатлары: юрист профессиясенең статусын һәм дәрәҗәсен үстерү, юристлар даирәсендә профессиональлекне арттыру, югары квалификацияле белгечләрне табып алу, хокукый культура формалаштыру.

Премияне алуга кеше һәм гражданинның хокукларын яклау, юридик фән, законнар чыгару, шулай ук Татарстан Республикасы юридик эшчәнлегенең башка өлкәләрендә зур эшчәнлек алып баручы затлар дәгъва итә ала.

Премия түбәндәге номинацияләрдә бирелә: 
- “Хокукый белем”; 
- “Гадел хөкем”; 
- “Юрист һөнәренә тугрылык өчен”;

  • “Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү”;
  • “Кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген яклау”;
  • “Законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү”.

Премия алуга кандидатларны тәкъдим итү һәм кирәкле документлар 2019 елның 30 сентябренә кадәр “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппаратына юлланалар (Казан шәһәре, К.Насыйри урамы, 28 йорт тел.(843) 203-57-97).

“Ел юристы” премиясен алуда катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге белән “Россия юристлар ассоциациясе” ТТБ” бүлегендәге шул исемдәге бүлекчәдә танышырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International