Махсус салым режимын кертү буенча эксперимент кысаларында “Биржа сәясәте” сайтында “Үзмәшгульләр” ресурсы

2019 елның 13 августы, сишәмбе

 Махсус салым режимы аларга  кагыла торган затларның эшчәнлеген  җиңеләйтү максатыннан  “Татарстан  Республикасының биржа сәясәте”  сайтында http://bp.zakazrf.ru  “Үзмәшгульләр” ресурсы эшли башлады.

Үзмәшгуль гражданнарның әлеге ресурста теркәлүләре товарлар, хезмәт күрсәтүләр һәм эшләр базарына керү мөмкинлеген алырга булыша. Шулай ук “Предложения самозанятых” махсус бүлеге буенча эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү буенча тиешле тәкъдимнәрне урнаштыру мөмкинлеге дә бирелә.

Юридик эшчәнлек өлкәсендә үзмәшгуль булучылар шөгыльләнәләр:

физик затларга хезмәт, гражданлык бәхәсләре буенча консультацияләр бирәләр;

законнар нигезендә төрле документацияне әзерлиләр;

“Интернет” челтәрендә юридик аспектлардагы кыенлыклар аңлатыла торган сервислар булдырыла.

Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге эксперимент кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасы дәүләт заказы буенча агентлык” АҖ белән берлектә атна саен чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә түләүсез белем бирү семинарлары уздырыла.

Алдан язылу өчен телефон: 8 (843) 212-24-91

Тулырак: http://bp.zakazrf.ru/Html/Name/id/Self-employed

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International