Суд утырышларын аудиоберкетмәләштерү системасын кертү буенча семинар-киңәшмә узды

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

2019 елның 21 августында республика районнары тоташуындагы видео-конференцэлемтә режимында суд утырышларын аудиоберкетмәләштерү системасын кертү буенча семинар-киңәшмә узды.

Семинарда ТР юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина, ТР Югары Суды рәисе урынбасары Роман Гафаров, җәмәгать судьялары һәм суд утырышлары секретарьлары катнаштылар.

Семинар барышында суд утырышларын яздырып бару өчен техник чараларны ничек куллану, аудиоберкетмәләштерүне кертү үзенчәлекләре, язмаларны саклау һәм эш материалларына теркәү кагыйдәләре, шулай ук эштә катнашучы затларга материалларның күчермәләрен бирү тәртипләре аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International