Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видео кабул итү

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 28 августында юстиция министры урынбасары Мөхәрләм Ибәтов рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында “Муниципаль милектә торучы мөлкәтне арендалау” темасына җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен кабул итү узды.

Чарада ТР Югары Судының гражданлык эшләре буенча суд составы рәисе Азат Хисамов, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгының хокукый идарәсе башлыгы Зөлфәт Галәветдинов,  “Татарстан Республикасы дәүләт заказы буенча агентлык” АҖ электрон сәүдә ресурслары һәм мәгълүмати иминлек идарәсе башлыгы Михаил Голованов, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгының аренда, дәүләт мөлкәтен реализацияләү һәм инвестиция проектлары бүлеге башлыгы Илшат Әминов, ТР Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге Майя Пашкова, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе аппаратының  җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлеге башлыгы урынбасары Фәрит Хаматов катнаштылар.

Видеокабул итү барышында күчемсез һәм күчемле милекне арендалау килешүләрен төзү тәртибе һәм сроклары белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, биналар һәм җир кишәрлекләрен анендалау килешүләрен төзү үзенчәлекләре, шулай ук аренда түләвен исәпләү һәм аны түләү процессы каралды.

Муниципаль хезмәткәрләрнең сорауларына профильле оешмалар вәкилләренең җаваплары ТР Югары Судының гражданлык эшләре буенча суд составы рәисе Азат Хисамовның суд практикасында булган үрнәкләр китерелгән комментарийлары белән тулыландырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International