Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс игълан ителде

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс игълан итә.

Конкурсның Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2014 елның 18 ноябрендәге 01-02/480 номерлы боерыгы белән расланган нигезләмәсе министрлыкның рәсми сайтында  “Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү” бүлекчәсенең “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс бүлекчәсендә урнаштырылган.

2019 елның 1 октябренә кадәр Конкурс турындагы нигезләмәнең 2.5 пунктында күрсәтелгән документлар конкурс комиссиясе секретаре  Линар Әлмөхәммәтовның электрон адресына (Linar.Almuhametov@tatar.ru) кабул ителәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International