Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен стажировка

10 сентябрь 2019 ел., сишәмбе

2019 елның  10 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза” юнәлеше буенча ике көнлек стажировка узды. Анда юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов катнаштылар.

Стажировка  әлеге вазыйфада бер елдан кимрәк эшләүче башкарма хакимият органнарының һәм республиканың җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләренең нормалар иҗат итү һәм коррупциягә каршы экспертиза өлкәсендә теоретик һәм гамәли күнекмәләрен яхшыртуга юнәлдерелгән.

Әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының, Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинглау комитетының, шулай ук Апас, Буа, Зеленодольск муниципаль районнарының  юридик бүлекчәләре җитәкчеләре стажировка уздылар.

 Рөстәм Заһидуллин белем күтәрүнең мондый формасы бик нәтиҗәле булыны билгеләп узды.
Стажерларга Игорь Привалов та сәламләү сүзләрен җиткерде, министрлыкның стажировка мәйданы республикада беренче булып торуын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования