Квалификация күтәрү курслары ачылды

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 16 сентябрендә Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалында республиканың җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылды.

Чарада юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина, ТР Югары Суды рәисе урынбасары Роман Гафаров һәм Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы директоры Рамиль Шәрифуллин катнаштылар.

Дәресләрне гыльми дәрәҗәләре булган галимнәр, фәннәр докторлары һәм кандидатлары, шулай ук эш стажлары зур булган эшләп торучы судьялар алып барачак.

Аттестацияне уңышлы узганнан соң белем күтәрүчеләргә квалификация күтәрү курсларын узулары турында таныклыклар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International