Аксубай муниципаль районы авылларында яшәүчеләргә хокукый ярдәм күрсәтү

20 сентябрь 2019 ел., җомга

2019 елның 19 сентябрендә “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан дәүләт хакимиятенең кызыксынган органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында Аксубай  шәһәр тибындагы бистәсендә һәм Аксубай районының Иске Илдирәк авылында яшәүче гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды.          

Гражданнарны пенсия белән тәэмин ителеш, торак хокуклары, хезмәт хокуклары, үзмәшгуль гражданнар өчен салым режимы, милекне рәсмиләштерү, җирлек территориясендә яшәүче хуҗасыз хайваннарга кагылышлы мәсьәләләр борчыганлыгы билгеле булды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан әлеге чарада хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү бүлегенең әйдәп баручы советнигы Мурадымова Лилия Викторовна катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования