Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет утырышы

2019 елның 20 сентябре, җомга

2019 елның 20 сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы узды, анда комитетлар булдыру һәм аларның рәисләрен  сайлау мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты тарафыннан «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында»  Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында», «Татарстан Республикасында дәүләт бүләкләре турында»  Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» һәм « Татарстан Республикасының аерым актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проектлары каралды.

Соңгы икесе буенча юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов чыгыш ясады. Барлык законнар да комитет тарафыннан хупландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International