Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан “Ленин исемендәге мәдәният сараенда”  хакимиятнең федераль һәм республика органнары вәкилләре катнашында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды.

Чара нәтиҗәләре буенча, түләүсез юридик ярдәм сорап 78 граждан мөрәҗәгать иткән, аларны салым һәм милек законнарына, социаль һәм пенсия тәэмин ителешенә кагылышлы сораулар борчыганлыгы билгеле булды. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенә, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына, шулай ук прокуратура вәкилләренә һәм адвокатларга адресланган иде.

Мөрәҗәгать иткән гражданнарга телдән һәм язма рәвештәге хокукый консультация бирелде, хокукый характердагы документлар төзүдә ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International