«МИЛЛӘТЛӘР КРОССЫ-2019»

7 октябрь 2019 ел., дүшәмбе

2019 елның 6 октябрендә Министрлык хезмәткәрләре “Милләтләр кроссы – 2019” Бөтенроссия йөгерү көнендә катнаштылар.

3 чакрымга сузылган массакүләм йөгереш “Казан Арена” стадионындагы территориядә узды.

«Милләтләр кроссы» - иң масштаблы бөтенроссия спорт чараларының берсе. Ел саен ул спортка битараф булмаган меңнәрчә кешеләрне, яшьләренә һәм физик әзерлекләренә бәйле булмаган рәвештә үзенә җыя.

Быел йөгерештә 20 мең казанлы катнашты, алар арасында мәктәп укучылары да, югары һәм урта махсус белем бирү уку йортлары студентлары да, гамәлдәге спортчылар да, спорт ветераннары да, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре дә бар иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования