Республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

2019 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә монополиягә каршы федераль хезмәтнең укыту-методик үзәге базасында узган киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстаннан сайланган РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары, шулай ук республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында Айнур Галимов Юстиция министрлыгы тарафыннан «Юстиция»,  «2013-2020 елларга Россиянең суд системасын үстерү» дәүләт програмамсы эченә керә торган «Җинаять-башкару системасын үстерү  (2018 – 2026 еллар)» федераль-максатчан программасы , шулай ук «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проекты кысаларында республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү буенча 5 нче эшче төркем эшчәнлегенең тәэмин ителеше турында җентекләп сөйләде. Айнур Галимов билгеләп үткәнчә, игълан ителгән программалар буенча агымдагы елның 9 аенда федераль бюджет акчаларының 93% тан артыгы финансланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International