Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллинның Юристлар көне уңаеннан котлавы

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле юридик җәмгыять вәкилләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Юристлар көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Бүгенге көндә юридик җәмәгатьчелек дәүләт үсеше, хокукый белем дәрәҗәсен формалаштыру һәм гражданнарның хокукый белемлелеге өлкәсендәге мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә турыдан-туры катнаша. Конституцион хокукларны һәм ирекләрне гамәлгә ашыру юристларның профессиональлеге һәм компетентлылыгыннан тора. Юрист һөнәре зур җаваплылык, эшкә тугрылык, гаделлек һәм тәрбия таләп итә.

Юридик өлкә хезмәткәрләренең югары профессиональлеге, актив гражданлык позициясе һәм гадел эшчәнлеге алга таба да республикада стабильлек һәм хокук тәртибенең нигезе булып торыр дип ышанам.

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, профессиональ эшчәнлегегездә зур уңышларга, яңа үрләргә ирешүегезне телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International