Республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә

18 декабрь 2019 ел., чәршәмбе

2019 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина җитәкчелегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән суд участоклары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында  семинар-киңәшмә узды.

Сәламләү сүзе белән Надежда Рагозина чыгыш ясады, министрлыкның матди-техник һәм оештыру-хокукый тәэмин итү буенча алып барыла торган эше турында сөйләде.

Семинар барышында докладлар белән эчке эшләр министрлыгының МҮ оператив – белешмә бүлеге башлыгы Әлфия Гыйльметдинова, Суд департаментының ТР идарәсенең хокукый мәгълүматлаштыру бүлеге консультанты Гөлнар Сәгыйтова, Суд департаментының ТР идарәсенең хокукый мәгълүматлаштыру бүлеге баш белгече Гүзәл Шакирова, "Барс Групп  компаниясе аналитигы Карина Еремеева, ТР Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Адилә Бәдриева һәм хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы Адель Сафин чыгыш ясадылар.

Киңәшмә кысаларында җәмәгать судьялары тарафыннан салына торган штрафларны администрацияләү, административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча яңалыклар, җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлегенең төп моментлары, шулай ук башкару дисциплинасы һәм матди-техник тәэмин ителеш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

  Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы административ хокук бозулар турында җәмәгать судьялары тарафыннан салына торган административ штрафлар буенча керемнәрнең баш администраторы булачак, әмма моңа юл хәрәкәте кагыйдәләрен, транспорт чарасын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен һәм муниципаль контроль органнарының вазыйфаи затлары тарафыннан ачыкланган хокук бозулар өчен административ штрафлар керми. 

Чара ахырында йомгаклау сүзе белән ТР Судьялар советы рәисе Роман Гафаров чыгыш ясады. Алга таба Роман Гафаров Надежда Рагозина белән бергә ТР Юстиция министрлыгының ведомство бүләкләрен һәм республика җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында "Һөнәре буенча иң яхшысы" исеменә конкурста җиңүчеләр һәм призерлар дипломнарын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования