"Җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек: проблемалар һәм аларны чишү юллары" темасына түгәрәк өстәл

26 декабрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

2019 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов "Җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек: проблемалар һәм аларны чишү юллары"  темасына түгәрәк өстәл уздырды.

Түгәрәк өстәл эшендә ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы Андрей Гревцов, ТР Прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсенең норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы Алмаз Вәлиәхмәтов, ТР Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең конституциячел законнар бүлеге мөдире урынбасары Вячеслав Захаров, башлыклар урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчеләре һәм Казан шәһәр округының юридик хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.

"Түгәрәк өстәл" дә катнашучылар муниципаль норматив хокукый актларны законнарга туры китерү, "Кодекс" автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану, профильле министрлыкларның һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре, шулай ук башка актуаль проблемалар буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования