Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәгендә гражданнарны кабул итү

13 гыйнвар 2020 ел., дүшәмбе

2020 елның 14 гыйнварында ТР Юстиция министрлыгының Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәгендә гражданнарны кабул итү чарасы узачак. Үзәк базасында хокукый консультацияне кайсы категориягә карауларыннан бәйсез рәвештә барлык гражданнар да ала алачаклар.

Гражданар Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 йорт адресы буенча 14:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр алдан язылу буенча  кабул ителәчәкләр.

Үзәк базасында кабул итүләр графигы белән Түләүсез юридик ярдәм / Гражданнарга /  ТАТАРСТАН РУСПУБЛИКАСЫ ЮСТИЦИЯ МИНИСТРЛЫГЫНДА ТҮЛӘҮСЕЗ ЮРИДИК ЯРДӘМ ҮЗӘГЕ бүлегендә танышырга була.

Ярдәм алуга язылу һәм тулырак мәгълүмат алу өчен телефоннар: (843)223-02-13, (843) 292-26-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования