Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы

16 гыйнвар 2020 ел., пәнҗешәмбе

2020 елның 16 декабрендә “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2019 елда эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында” коллегия утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча эшкә йомгак ясады һәм 2020 елга өстенлекле бурычларны билгеләде, алар белән министр докладында тулырак танышырга мөмкин.Рөстәм Заһидуллин үз чыгышында шулай ук 2020 елның юбилей даталары һәм мөһим вакыйгаларга  аеруча бай булуын билгеләп узды.

“2020 ел - республикабызның 100 еллыгы елы. ТАССР  Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының 1920 елның 27 маенда кабул ителгән Декреты нигезендә оештырыла. Шул ук Декрет белән ун Халык Комиссариаты, шул исәптән - ТАССР Юстиция халык комиссариаты гамәлгә куела”, - диде Рөстәм Заһидуллин.

Коллегия утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Югары Судының Суд коллегиясе рәисе Роман Гафаров чыгыш ясады, республиканың җәмәгать юстициясенең өстенлекле юнәлешләрен һәм перспектив бурычларын билгеләп үтте. Роман Гафаров шулай ук соңгы вакытта җәмәгать судьялары эшчәнлеге шартларын яхшыртуга ярдәм иткән зур эш башкарылуын әйтте, Юстиция министрлыгы әлеге бурычларны гамәлгә ашыру өчен барлык кирәкле чараларны күрә дип билгеләп үтте.

Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова Министрлык белән бергә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри үсеше өлкәсендәге эш турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин йомгаклау чыгышында министрлыкның үз алдына куелган бурычларны тиешенчә үтәвен билгеләп үтте.

Моннан тыш, Рөстәм Нигъмәтуллин республика хакимият органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлеген координацияләү һәм срокларны бозмыйча үз вакытында закон нигезендә җайга салуны тәэмин итү, «Кодекс» мәгълүмат системасын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру зарурлыгына басым ясады, шулай ук министрлык базасында эшләп килүче норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза буенча стажировка мәйданчыгы предметын киңәйтү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.

Ахырда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары министрлык хезмәткәрләренә куелган бурычларны хәл итүдәге хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Министрлыкның ике хезмәткәренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтен тапшырды.

Министрлык коллективы хезмәткәрләрне лаеклы бүләкләре белән котлый! Алга таба да һөнәри эшчәнлектә уңышлар телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования