"Түләүсез юридик ярдәм" мәгълүмат системасында эшләү" темасына Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары вәкилләре белән семинар - киңәшмә

2020 елның 7 феврале, җомга

2020 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары вәкилләре белән "Түләүсез юридик ярдәм" мәгълүмат системасында эшләү"  темасына семинар-киңәшмә узды.

Исегезгә төшерәбез, "Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында" 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасында катнашучыларның берсе булып Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм аларга караган учреждениеләр тора.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 22 октябрендәге 953 номерлы карары белән "Түләүсез юридик ярдәм" мәгълүмат системасы турында Нигезләмә расланды. Мәгълүмат системасының төп бурычлары булып тора: түләүсез юридик ярдәм күрсәтелгән гражданнар реестрларын формалаштыру, гражданнарның статусын раслау өчен ведомствоара запрослар формалаштыру, шулай ук статистик характердагы хисапларны формалаштыру.

Сәламләү сүзе белән Айнур Галимов чыгыш ясады, республикада түләүсез юридик ярдәм оештыру буенча Министрлык эше турында сөйләде.

Семинар барышында  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы урынбасары Ксения Марточкина чыгыш ясады.

Киңәшмәдә катнашучыларга мәгълүмати системаны тулыландыру өлешендә методик ярдәм күрсәтелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International