Хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 5 мартында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышын үткәрде.

Утырыш барышында "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" һәм "Россия Федерациясенең Су Кодексына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон проектлары каралды.

"Россия Федерациясендә мәгариф турында"Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон проекты буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча аны кабул итүнең нигезләнешен, шул исәптән аналитик материаллар һәм статистик мәгълүматлар нигезендә эшләп бетерү зарурилыгы билгеләп үтелде.

"Россия Федерациясенең Су Кодексына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон проекты өлешендә закон проекты өстендә алга таба эшләү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International