Казан шәһәренең Совет районында җәмәгать судьяларының ике яңа суд участогы булдырыла

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин «Татарстан Республикасында суд участокларын төзү һәм җәмәгать судьялары вазыйфаларын башкару турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» һәм «Татарстан Республикасы Казан шәһәре суд районнары буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектларын тәкъдим итте.

2019 елның 27 декабрендә «Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми саны һәм суд участокларының саны турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 522-ФЗ номерлы федераль закон кабул ителде, аның нигезендә Татарстан Республикасында суд эшчәнлеген гамәлгә ашыручы җәмәгать судьяларының саны 188 дән 190 га кадәр арттырылды.

«Казан шәһәренең Совет районында җәмәгать судьяларының ике яңа суд участогы булдырыла. Район халкы саны 320 меңнән артык кеше тәшкил итә, районда гадел хөкем эшләрен 12 җәмәгать судьясы гамәлгә ашыра. Шулай итеп, бер суд участогына 26 меңнән артык кеше туры килә, бу билгеләнгән критерийдан артып китә», - дип билгеләп үтте министр.

Закон проектын кабул итүгә тәкъдим ителгән ике республика законына үзгәрешләр кертү күздә тотыла.

Закон проектының 1 статьясы белән «Татарстан Республикасында суд участокларын һәм җәмәгать судьялары урыннарын булдыру турында» законга үзгәрешләр кертелә, республикада җәмәгать судьялары саны 188 дән 190 га кадәр арта.

Закон проектының 2 статьясы белән «Татарстан Республикасы Казан шәһәре суд районнары буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында» законга үзгәрешләр кертелә, Казан шәһәре Совет районы буенча суд участоклары чигенең тасвирламасы үзгәртелә. Җәмәгать судьяларын билгеләү, шулай ук җәмәгать судьялары аппаратын формалаштыру процедураларын уздыру зарурилыгы белән бәйле рәвештә, 2020 елның 1 июленнән 2 статьяның үз көченә керүе күздә тотыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International