Юстиция министрлыгы гражданнарны онлайн кабул итә

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Коронавирус инфекциясеең алга таба таралышына юл куймау максатыннан чаралар күрүгә бәйле рвештә гражданнарны Юстиция министрлыгында кабул итү читтән торып эшләү режимында башкарылачак. 

Кабул итү элемтә чаралары ярдәмендә алдан язылу нигезендә ZOOM онлайн-платформасында уза.  Видео кабул ителү өчен (843) 292-00-70 телефоны аша язылырга кирәк.

Мөрәҗәгатьләр шулай ук minjust@tatar.ru электрон почта адресына һәм  “Гражданнар мөрәҗәгатьләре”  кушымтасында урнаштырылган интернет-каул итү бүлмәсе аша да кабул ителәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International