ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 4 декабрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгының  мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында  “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәүне гамәлгә ашыру барышы тикшерелде.

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2017 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Восхождение” Инвалидларны тернәкләндерү үзәге”ндә  инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды.

2017 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылды. Анда җыелганнарны Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова сәламләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International