ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2024 ел
шимбә

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Алабуга районына эш сәфәре кысаларында сайлау участокларында булды. Министр сайлау комиссиясе әгъзаларына уңышлар теләп, халыкның сайлауга күпләп килүен һәм яхшы кәефен билгеләп үтте.


15
март, 2024 ел
җомга

2024 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вакантлы вазыйфаларны биләүгә һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертүгә конкурслар игълан ителде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү программасы буенча муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы тәмамланды.

ген Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы узды, анда эшче төркем әгъзалары түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:


14
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү дәүләт программасы кысаларында республика хакимият органнарында дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен стажировкалар үткәрелә.


13
март, 2024 ел
чәршәмбе

ТНВ телеканалында Татарстан без коррупции тапшыруының туры эфиры узды, анда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов катнашты. Коррупциягә каршы тору өлкәсендә халыкны хокукый агарту буенча чыгарылыш халыкның коррупция турында фикеренә социологик тикшеренүләр үткәрү мәсьәләләренә багышланган иде. Татарстан Республикасында социологик тикшеренүләр 2005 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм халык белән хакимият арасында кире элемтә урнаштыру, шулай ук республикада коррупция дәрәҗәсен үлчәү инструментларының берсе булып тора.


7
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Республика халкына махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәрби-табиб комиссмясе һәм дәвалану, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренең түләүләр алулары, уллыкка алу, шулай ук гаилә һәм торак  законнары буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

2024 елның 1 мартында “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 9-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.


6
март, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов республикада кешеләр җирле үзидарә органнары актлары белән таныша алсыннар өчен нинди чаралар күрелүе турында сөйләде. Министр урынбасары сүзләренчә, норматив хокукый актлар -иҗтимагый мөнәсәбәтләрне җайга салуның төп институты.


5
март, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 1 мартында түләүсез юридик ярдәм турында республика законына төзәтмәләр үз көченә керде. Аерым алганда, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасында катнашучылар арасына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кертелгән, ул үз компетенциясе чикләрендә түләүсез хокукый ярдәм күрсәтүгә булышлык итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International