ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин район прокуратурасы, республика ведомстволары һәм министрлыклары, шулай ук адвокатура һәм нотариат вәкилләре белән бергә республиканың Буа районында гражданнарны күчмә кабул итте.

2024 елның 26 февралендә «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 21 статьясына һәм «Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законының 101 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» № 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.


27
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы судьяларының 2023 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсендә катнашты. Чара Казанның Совет район судында узды.

Нотариуска хәзер Дәүләт хезмәтләре аша язылырга мөмкин - бу берничә минут вакыт алачак һәм визитны алдан планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Алабугада Алабуга район советының XI хисап сессиясе узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.


26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Казан (Идел буе) федераль университетында юридик факультетның гыйльми советы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашты.


22
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Министр урынбасары Рагозина Надежда Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә үткәрде.


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 20-21 февралендә хокук бозуларны профилактикалау буенча  Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан Теләче муниципаль районына күчмә тикшерү үткәрелде. Хокук бозуларны профилактикалау системасын тәшкил итүче төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары тарафыннан районның муниципаль учреждениеләрендә күрсәтелгән юнәлештә эшне оештыру, шул исәптән “2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасын үтәү өйрәнелде.

Алабугада Түбән Кама зонасында “Татарстан – казанышлар республикасы” автобус марафоны туры тәмамлана. Район мәдәният йортында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев, ТР Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашында дискуссия узды.


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыкларын видео кабул итүләр үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International