Формалашу һәм үсү тарихы

ТАССР “Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы турында” Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1920 елның 27 маендагы 15 номерлы Декреты нигезендә төзелә.

Әлеге карарның 3 пункты нигезендә, ТАССР эшләре белән идарә итү максатларында, ун Халык Комиссариаты, шул исәптән – ТАССР Юстиция Халык комиссариаты оештырыла.

ТАССР Юстиция Халык комиссариатын оештыру эшләре 1920 елның җәе дәвамында алып барыла. Халык комиссариаты Казан губернасы башкарма комитетының губерна юстициясе бүлеге нигезендә оештырыла. Казан губернасы башкарма комитетының губерна юстициясе бүлеге 1920 елның 1 июлендә башта ТАССР Юстиция бүлегенә, ә 1920 елның 26-28 сентябрь көннәрендә үткәрелгән ТАССР Советының 1 нче оештыру съездыннан соң ТАССР Юстиция Халык комиссариатына үзгәртелә. Съездда ТАССР Юстиция Халык комиссары вазыйфасына Алексей Николаевич Нехотяевсайлана.

Яңа органга – ТАССР Юстиция Халык комиссариатына җитди бурычлар йөкләнә:

- республикада суд системасын төзүне төгәлләү, барлык суд һәм тикшерү органнары белән көндәлек, турыдан-туры идарә итү;
- республиканың барлык суд-тикшерү органнарының гына түгел, ә гомумән барлык совет органнары эшчәнлегендәге законлылыкка барлык төр күзәтчелекне гамәлгә ашыру;
- нотариаль хезмәт күрсәтүне оештыру, турыдан-туры закон чыгару эшчәнлеге (РСФСР законнары нигезендә һәм аларны гамәлгә ашыру максатларында).

ТАССР Юстиция Халык комиссариаты турында нигезләмә (алга таба – Нигезләмә) шул вакытта Халык комиссариатында эшләнгән иң мөһим документларның берсе була.

Нигезләмәне эшләүдә халык комиссары А.Н.Нехотяев актив эшчәнлек алып бара. Әлеге документ 1920 елның 22 ноябрендә ТАССРның Халык комиссарлары Советы һәм шул ук елның 10 декабрендә Татарстан Үзәк Башкарма комитеты Президиумы тарафыннан раслана. “ТАССР Юстиция Халык комиссариаты турында нигезләмә юридик нормаларның югары дәрәҗәдә эшләнгәнлеге һәм бай эчтәлекле булуы белән аерылып тора. Анда юстиция органнары һәм Казан губернасының эшчәнлеге турында кайбер яңалыклар һәм аларның моңарчы булган эш тәҗрибәсе чагылыш тапкан...”,- дип яза М.В.Кожевников (М.В.Кожевников, История Советского суда, 108-109 б.).
Нигезләмә дүрт бүлектән гыйбарәт.

Нигезләмәнең беренче бүлегендә билгеләнгәнчә, ТАССР Юстиция Халык комиссариаты ТАССРның югары хокук саклау органы булып тора, ул үз эшчәнлегендә Татарстан Үзәк Башкарма комитетына һәм Халык Комиссарлары Советына буйсына һәм турыдан-туры РСФСРның Үзәк Башкарма Комитеты алдында җаваплы була.

Буйсыну дигән сүз – юстиция халык комиссары һәм Юстиция Халык комиссариаты коллегиясе әгъзалары ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы тарафыннан билгеләнгән һәм расланган дигәнне аңлата. Шуны искәртү зарур: Нигезләмәдә юстиция органнарының хокук саклау органнары системасындагы урыны аерымачык күрсәтелә, аларның статусы охшаш дәүләт-хокук саклау учреждениеләре арасында ТАССРның югары хокук саклау органы буларак билгеләнә.

Шул вакытта Юстиция Халык комиссариатына, Нигезләмәгә ярашлы рәвештә, түбәндәге функцияләр йөкләнгән.
Беренчедән, ул, федератив республиканың махсус органы буларак, ТАССРның бөтен территориясендә һәм аның барлык состав өлешләрендә мәҗбүри үтәлергә тиешле барлык Бөтенроссия үзәк хакимияте законнары һәм күрсәтмәләренең ТАССР чикләрендә үтәлешенә өстенлекле күзәтчелекне гамәлгә ашырырга тиеш була.

Икенчедән, автоном республиканың махсус идарә органы буларак, ТАССРдагы бөтен суд эшчәнлеге эшләре белән турыдан-туры идарә итү, ТАССР законнарының һәм югары хакимияте күрсәтмәләренең төгәл үтәлешенә гомуми күзәтчелекне гамәлгә ашыру.

Өченчедән, республика күләмендә, аның автоном хокуклары һәм тарихи, көнкүреш үзенчәлекләренә ярашлы рәвештә, суд эшчәнлеген үстерүгә булышлык күрсәтү.

Халык комиссариаты түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала: гомуми, суд төзелеше һәм суд эшләрен башкару, тикшерү, суд контроле, суд статистикасы, бүлекчәләр белән (мәгълүмат, закон чыгару ниятләре һәм кодификация, законнарны нәшер итү) консультация бүлеге, төзәтү-тәрбия, җәзага тарту, хуҗалык, ликвидация (динне дәүләттән аеру буенча). Казан, Чистай һәм Тәтеш шәһәрләрендә Юстиция Халык комиссариаты тибы буенча, әмма кыскартылган вариантта, өч район юстиция бүлеге төзелә.

ТАССР юстиция органнары составына шулай ук түбәндәгеләр кергән:
а) Казан, Чистай һәм Тәтеш шәһәрләрендәге халык судьялары район советыннан, шул ук шәһәрләрдәге район революция трибуналларыннан, Казан шәһәре революция трибуналыннан, халык судьяларыннан һәм алар каршындагы суд башкаручыларыннан, халык тикшерүчеләреннән гыйбарәт ТАССР суд органнары;

б) Татарстан АССРның тәрбия-төзәтү учреждениеләре: район эш йөртү комиссияләре, балигъ булмаган җинаятьчеләр турындагы комиссияләр, районнарда хөкем ителгәннәрне сак астында тотуның гомуми урыннары, эш йортлары, балигъ булмаган җинаятьчеләрне тикшерү вакытына сак астында тоту урыннары һәм реформаторияләр.

ТАССР Юстиция Халык комиссариаты бинасы ул вакытта Чернышевский урамы (хәзерге Кремль урамы), 12/20 йорт адресы буенча урнашкан. 1921 елның 1 гыйнварына халык комиссариаты штатында 1082, ел ахырына – 2469 хезмәткәр исәпләнгән.

Татарстанны Советлар Союзы составындагы автоном республика буларак тану республиканың югары хакимият органнарына закон чыгару функцияләрен бирүне таләп итә, шул сәбәпле 1920 елның декабрендә, декретлар, карарлар һәм күрсәтмәләрне ахыргача эшләп бетерү максатында, ТАССР Халык комиссарлары Советы карары нигезендә Халык комиссарлары Советы каршында юридик комиссия оештырыла. Аның составына рәис буларак ТАССР юстиция халык комиссары А.Н.Нехотяев . һәм Халык комиссарлары Советы әгъзалары Бочков һәм Измайловлар керә. Юридик комиссия үз эшчәнлегендә ТАССР Юстиция Халык комиссариатының консультация бүлегеннән файдалана. Әлеге Карар нигезендә халык комиссарларына Халык Комиссарлары Советына кертелә торган җирле характерга ия барлык декретлар, нигезләмәләр, карарлар һәм башка күрсәтмәләрнең проектларын билгеләнгән комиссиягә алдан бирү тәкъдим ителә.
ТАССР юстиция органнарының үсеш шартлары бөтен РСФСР масштабындагы совет юстициясе үсеше шартларыннан аерылмады диярлек. Әмма моңа өлкәбезнең юстиция органнары язмышында чагылыш тапмыйча кала алмаган тышкы һәм эчке характердагы, шулай ук милли Татарстан Республикасы шартларында суд-тикшерү аппараты эшчәнлеген катлауландырган кайбер шартларны әйтеп китү зарур.

Беренче шартларга, һичшиксез, Татарстан Республикасы территориясендә турыдан-туры ике тапкыр булган гражданнар сугышының аяныч йогынтысын һәм 1921 елны Идел буенда хөкем сөргән коточкыч ачлыкны кертү зарур. Әлеге шартлар Республикабыз юстиция органнарының уңай үсешен тоткарладылар.

Республика халкының милли составы төрле булу - Татарстан Республикасында юстиция органнары эшчәнлеген катлауландырган икенче шарт. 1920 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, ТАССР территориясендә 2851,9 мең кеше яшәгән, аларның 2610,2 меңен авыл халкы тәшкил иткән. Милли состав ягыннан республика халкының 50 процентын татарлар, 42% - руслар, 8% - башка милләт вәкилләре тәшкил иткән.

ТАССР оешу вакытына, ягъни 1920 елга, Совет хакимияте аппаратында төп милләт вәкилләре чагыштырмача аз булган. Мисалга, Татарстан Республикасы составына кергән 234 волостьнең башкарма комитетларында чыгышы белән татар милләтеннән булган нибары биш-алты волость секретаре, 20-25 канцелярия хезмәткәре эшләгән. Өяз һәм Казан башкарма комитетлары аппараты хезмәткәрләренең 4%ын татарлар тәшкил иткән. 1920 елга кадәр татарларның туган телләрендә сөйләшү һәм юстиция органнарына мөрәҗәгать итү мөмкинлекләре булмау нәкъ әлеге шартка бәйле. Шул ук вакытта, Совет хакимияте елларында, идарәнең төрле тармакларында эшли алырлык милли кадрлар үсеп җиткән.

1921 елның июнендә ТАССР Советларының II съездында ТАССР юстиция халык комиссары итеп Баһаветдинов Гыймаз Баһаветдин улы сайлана.

Юстиция халык комиссариатына билгеләнгән бурычларны гамәлгә ашыру барышында халык комиссариаты җитәкчелегенә юстиция органнарын квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү, судьяларның һәм тикшерүчеләрнең квалификациясен күтәрү мәсьәләләрен хәл итү зарурлыгы туа. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: иске суд системасының күпчелек түрәләре һәм хезмәткәрләре, җәмәгать судьялары һәм адвокатура совет властенә ярдәм күрсәтүдән һәм аның белән хезмәттәшлек итүдән баш тарта. Моннан тыш, 1919 елда РСФСРның Белем тарату буенча халык комиссариатының (алга таба - Белем тарату буенча халык комиссариаты) үз Карары белән Университетлардагы һәм охшаш югары уку йортларындагы, шул исәптән Казан Дәүләт Университетындагы юридик факультетларны бетерүе сәбәпле, әлеге мәсьәлә тагы да көчлерәк кискенләшә. Тикшерүчеләр һәм судьялар булып күп очракларда белеме һәм тиешле әхлак сыйфатлары булмаган кешеләр эшли. Шул сәбәпле, Юстиция халык комиссариатында юстиция хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү максатында, гамәли хезмәткәрләрне яңадан әзерләү буенча кыска вакытлы курслар эшләп килә.

1923 елда Халык комиссары Г.Б.Баһаветдинов җитәкчелегендә һәм аның турыдан-туры катнашында өлкә юридик курслары оештырылган.

Казанда бу курсларның ачылу тарихы бик кызыклы. 1922 елның 30 сентябрендәге Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карары нигезендә 1923 елда урыннарда бер еллык укыту вакытына кимендә ун юридик мәктәп (курслар) ачу күздә тотылгын. РСФСР Халык комиссарлары Советының 1922 елның 12 декабрендәге карары белән илнең ун шәһәрендә Юридик курслар оештыру хөкеме чыгарыла. Белем тарату буенча халык комиссариатына кыска вакыт эчендә әлеге курсларны оештыруның төгәл планын эшләү йөкләнә. Архив материалларыннан күренгәнчә, мондый курсларны Казан шәһәрендә ачу күздә тотылмаган. Республика, Белем тарату буенча халык комиссариатының алдан билгеләнгән планы буенча, Ивано-Вознесенье юридик курслары тарафыннан тәэмин ителергә тиеш була. Юстиция халык комиссариаты җитәкчелеге, РСФСР Халык комиссарлары Советы карарына тиз арада илтифат итеп, үзенең 1923 елның 29 гыйнварында үткәрелгән ачык утырышында халык комиссары һәм Прокурор Г.Б.Баһаветдинов нотыгы нигезендә Казан шәһәрендә Юридик курслар оештыру комиссиясен төзү турында карар кабул итә.

Оештыру комиссиясе барлык кирәкле материалларны кыска вакыт эчендә эшләп чыгара. 6 февральдә юстиция халык комиссары мәктәп турындагы нигезләмә һәм башка оештыру докуметлары белән нотыкны ТАССР Халык комиссарлары Советына юллый. Республика юстиция халык комиссариатының Казанда Юридик курслар ачу эше белән нык кызыксынуын билгеләп үтү зарур. Шулай итеп, бу мәсьәләдә ТАССР Юстиция халык комиссариаты һәм ТАССР Белем тарату буенча халык комиссариаты арасындагы чикләр юкка чыга. Моннан тыш, халык комиссары Г.Б.Баһаветдинов, ТАССР Хөкүмәтен һәм башка тиешле оешмаларны читтә калдырып, Мәскәүдәге Курский һәм Крыленко фамилияле иптәшләр белән телеграф аркылы элемтәгә керә. Телеграмма текстында түбәндәгеләр бәян ителә: “Казанда өлкә юридик мәктәбен оештыру эшенә керештек. Инструкцияләр җибәрегез. Акча күчерегез.(Имза: Татарстанның юстиция халык комиссары Баһаветдинов)” (тәрҗемә безнеке). Әлеге телеграмма тексты ТАССР юстиция халык комиссарының Казанда Өлкә юридик курсларын оештыру максатларындагы гамәлләренең төгәл һәм анык булуын характерлый. Ул хәтта акча һәм күрсәтмәләр сорап кайда мөрәҗәгать итәргә тиешле булуын да оныткан, гәрчә РСФСР Халык комиссарлары советы карарында курсларның турыдан-туры Баш һөнәри белем бирү идарәсенә каравы ачык әйтелгән булса да.

ТАССР юстиция халык комиссариаты җитәкчелеге гамәлләренең оперативлыгы һәм хәлиткеч булуы Казанда курслар оештырырга мөмкинлек бирә, бу үз чиратында кадрлар мәсьәләсен хәл итүне өлешчә җиңеләйтә. 1923 елның 1 апрелендә курсларда укулар башлана. 17 апрельдә ТАССР Юстиция халык комиссариатының Татарстанның баш һөнәри белем бирү органы белән берлектә Казан шәһәрендә Өлкә Юридик курсларын оештыру чараларын килештерү комиссиясе утырышы үтә. Утырышта ТАССРда Өлкә Юридик курслары турында нигезләмә раслана. Әлеге Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, курсларны тыңлаучыларның гомуми исәбе елына 200 кеше дип билгеләнсә, тыңлаучы урыннарының 25%ы күрше республикаларга һәм өлкәләргә бирелгән. Юридик курсларда ел саен республика юстициясенең җаваплы хезмәткәрләренең уртача өчтән бере квалификацияләрен күтәргән. ТАССР юстициясе органнарын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү һәм белгечләрнең квалификацияләрен күтәрү ТАССР Юстиция халык комиссариаты җитәкчелеге өчен иң мөһим мәсьәлә була.

Югарыда билгеләнгәнчә, татар халкы 1920 елга кадәр юстиция органнарына үз туган телләрендә мөрәҗәгать итү мөмкинлегеннән мәхрүм була. Милли автономияләр барлыкка килү суд эшчәнлеге, юстиция аппаратын тамырландыру өлкәсендә милли телләрне гамәлгә ашыру мәсьәләсен хәл итүгә, әлеге территорияләрдә, милли составны исәпкә алып, суд-тикшерү челтәрен оештыруга этәрде.

1922 ел ахырында Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты “Татар телен гамәлгә ашыру турында” инструкцияне раслый (алга таба – ТТГА). Алга таба әлеге өлкәдәге эш алымнары юнәлешләрен һәм рәвешләрен билгеләгән бер рәт карарлар чыгарыла һәм чаралар гамәлгә ашырыла. Татар телен гамәлгә ашыруда “Милли өлкәләр һәм республикаларда дәүләт органнарының эшләр башкарылуын җирле телләргә күчерү чаралары турында” 1924 елның 14 апрелендәге Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Карарының роле зур була. ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты, әлеге актка нигезләнеп һәм аны үстереп, 1924 елның 7 августында “ТАССР дәүләт учреждениеләрендә һәм предприятиеләрендә татар телен гамәлгә ашыру турында” карар чыгара. Бу аппаратны халыкның, аеруча, башлыча татарлар яши торган авыллардагы халык ихтыяҗына җайлаштыруның зарур булуы белән аңлатыла. Моңа татар районнарындагы эшләр башкаруны туган телгә күчерү һәм эшкә милли кадрларны җәлеп итү шарты белән генә ирешеп була.

Милли мәсьәләне хәл итү ТАССР Юстиция наркоматыннан озак вакытка сузылган һәм энергияле эш таләп итә. Әлеге эштә Юстиция халык комиссариаты берничә киртәгә юлыга, шуларның иң мөһиме – җирлекләрдә, шулай ук үзәктә хокукый мәсьәләләр белән таныш, белемнәрен юстиция тармагында кулланырлык татар хезмәткәрләренең гомумән булмавы. Беренче вакытларда Казанда әлеге проблеманы суд эшләрен башкаруны башлыча татар халкы яши торган дүрт участокта татар телендә туплау юлы белән хәл итә алганнар. Бу участокларда эшләү өчен һөнәр бүлегенә кергән оешмалар татар милләтеннән булган 50 кешене халык утырышчылары буларак билгели.

ТАССР Юстиция халык комиссариаты шәхси составын татар милләтеннән булган кадрлар белән баетуда чагыштырмача сизелерлек уңышка фәкать 1922 елда ирешә. Бу чорда ТАССР Юстиция халык комиссариаты органнарында җаваплы вазыйфаларны татарлар биләгән процент 11 гә тигез булса, абсолют саннарда 28 кешене тәшкил итә. 1926 елда исә ТАССР Юстиция халык комиссариатының шәхси составын тәшкил иткән 673 кешенең 40%ы татарларга туры килә. Шуның белән бергә татар телендә судта чыгыш ясау һәм суд эшләрен башкару белән суд-тикшерү челтәрен үстерү гамәлгә ашырыла. 1921-1922 елларда судта татар телендә чыгыш ясаулар халык судларының өч участогында гына алып барылса, 1925 елга андый участоклар саны 19га җитә. Әмма бу сәбәпле кайбер аңлашылмаучылыклар да килеп чыга. Аерым алганда, суд эше судья Җаббаров рәислегендә татар телендә алып барылган халык суды участогының берсендә җавап тотучылар рус һәм татар милләтеннән була. Шул ук вакытта, руслар татар телен белмәүләре сәбәпле, судның рус телендә алып барылуын таләп итә. 1925 елда Баш судта эшләрне суд һәм кассация коллегияләрендә татар телендә тыңлау системага керә. Моннан тыш, 1924 елда беренче тапкыр өч татар тикшерү участогы оештырыла, 1925 елда аларның саны 9га җитә. Татар телендә язылган шикаятьләр, гаризалар һәм башка документларны кабул итү барлык юстиция органнары буенча тәэмин ителә.

1922 елда, юстиция органнарының татар телендә эш алып баруын тәэмин итү, шулай ук татар халкының законнардан файдалануын уңайландыру максатларында, РСФСР норматив хокукый актларын татар теленә тәрҗемә итү эше башлана. 1924 елда Граждан кодексы һәм Граждан-процессуаль кодексы,1925 елда Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексы тәрҗемә ителә һәм дөнья күрә.

1924 елда республика юстициясе хезмәткәрләренең 2 нче съездында ясаган чыгышында Баһаветдинов түбәндәгеләрне бәян итә: “...татар телен гамәлгә ашыру төп мәсьәләләрнең берсе. Күптән түгел Татар телен гамәлгә ашыру буенча үзәк комиссия нотыгы тыңланды һәм Юстиция эше канәгатьләнерлек дип табылды. Җитәкчеләребез – Габидуллин һәм Сабиров иптәшләрнең газеталарда урын алган мәкаләләре Юстиция халык комиссариатының татар телен гамәлгә ашыру буенча эшчәнлеге башка Халык комиссариатлары арасында беренче урында булуын тагын бер кат раслый...”.

1922 елда VII чакырылышның IV сессиясендә кабул ителгән “РСФСР Граждан кодексын гамәлгә кертү турында” Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты карарында билгеләнгәнчә, Автоном республикаларның Үзәк Башкарма Комитетларына кодексны, әлеге республикаларның көнкүреш үзенчәлекләренә яраклаштыру максатларында, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты Президиумында раслап, аңа өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү хокукы бирелә. Әлеге хокукның Татарстан Республикасы өчен актуаль һәм вакытлы булуын искәртү зарур. Мисалга, 1917 елның 20 декабренә кадәр республикабыз территориясендә Шәригать кануннары нигезендә бай һәм зыялы татарлар арасында күпхатынлылык күренеше киң таралган була. Ошбу сәбәпле һәм РСФСРда законнар белән берхатынлылык кына танылганлыктан, әлеге күпхатынлы гаиләләрдәге мөлкәтне бүлгәндә һәм мирас итеп алганда кыенлыклар килеп чыга. Татарлар арасында шулай ук мирасны еш кына телдән васыять итеп калдырганнар.

Татарстан Республикасының законнар белән җайга салынмаган башка үзенчәлекле милли һәм көнкүреш шартлары булган. ТАССР Юстиция халык комиссариатының әлеге өлкәдә эш тәҗрибәсе булмау сәбәпле, 1922 елда Халык комиссариаты каршында Шәригать Комиссиясе (алга таба – Комиссия) оештырыла. 1923 елның 18 ноябрендә Комиссия үз эшен башлап җибәрә. Комиссия функцияләренә түбәндәгеләр керә: шәригать хокукының кайбер нормаларын җирле ихтыяҗга һәм көнкүреш шартларына яраклаштыру, шулай ук кешеләр аңында кардәш-ыру көнкүрешендәге җитешсезлекләргә каршы көрәш һәм советлар төзелешенә туры килмәгән иске йолаларны, гореф-гадәтләрне җиңү. Әлеге комиссия эше нәтиҗәләре буенча, ТАССР Юстиция халык комиссариаты РСФСР Җинаять һәм Граждан кодексларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр проектларын Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты карамагына кертә. Җинаять кодексына кертелә торган үзгәрешләр: балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы җитү вакыты 16 яшьтән 18 яшькә кадәр үзгәртелә, шулай ук балигъ булмаганнарга җәза бирү тәртибен һәм аның күләмен билгеләү ысулын үзгәртү тәкъдим ителә. Ул вакытта җәза билгеләүнең гадиләштерелгән системасы гамәлдә була: 14 яшьтән 16 яшькәчә балигъ булмаганнарга – балигъ булган гражданнар тарафыннан кылынган шундый ук җинаять өчен каралган җәзаның яртысы күләмендәге санкция каралган булса, 16 яшьтән 18 яшькәчә балигъ булмаганнарга – җәзаның 2/3 күләмендәге санкция кулланыла.

Граждан кодексына өстәмәләр һәм үзгәрешләр мирас хокукы нормаларына карый. 418 статьяны түбәндәге эчтәлекле искәрмә белән тулыландырырга тәкъдим ителә: “ТАССРда яшәүче татар халкы өчен мирас алу хокукына ия затлар даирәсе киңәйтелә: 418 статьяда күрсәтелгән затлардан тыш, беренче чираттагы варислар (ата-ана, бабай, әби, карт бабай, карт әбиләр) һәм икенче дәрәҗәдән узып китмәгән ян тармак туганнар (ике туган абый-апа, эне-сеңелләр) мирас алу хокукына ия.”. 420 статьяны түбәндәге искәрмә белән тулыландырырга: “Татар милләтеннән булган ир-ат вафат булганнан соң, аның 1917 елның 20 декабренә кадәр барлык законлы таләпләр һәм формалар үтәлеп төзелгән никахлы ике яисә аннан күбрәк хатыны тол калган очракта, алар Граждан кодексының 418 статьясында күрсәтелгән башка варислар белән тигез өлешләрдә вафат булганның мирасын алу хокукына ия булалар”. Шулай ук васыять итү тәртибенә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә (РСФСР Граждан кодексының 425 һәм 435 статьялары). 1923 елның 3 ноябрендәге Татарстан Үзәк Башкарма комитеты карары нигезендә РСФСР Җинаять һәм Граждан кодексларына тәкъдим ителгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр кабул ителә һәм, карап тикшерү, раслау өчен, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты Президиумына юллана.

1922 елның маенда 11 нче чакырылыш Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитетының өченче сессиясендә расланган Прокурор күзәтчелеге турындагы нигезләмәгә ярашлы рәвештә ТАССРда прокуратура оештырыла. Юстиция халык комиссары бер үк вакытта Республика Прокуроры вазыйфаларын да башкара. Юстиция халык комиссариаты аппараты структурасында Прокурор күзәтчелеге бүлеге оештырыла. Аның белән ТАССР прокурорының тугыз ярдәмчесенең берсе җитәкчелек итә (Юстиция халык комиссариатының башка җаваплы хезмәткәрләреннән аермалы буларак, аны Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты Президиумы раслаган). Прокуратура бүлегенең беренче җитәкчесе итеп Юстиция халык комиссары урынбасары Булушев, аннары ахырда ТАССР Юстиция халык комиссары булачак Усманов билгеләнә.
Прокуратурага республика һәм җирле идарә органнары, оешмалар, шулай ук аерым гражданнар гамәлләренең законлылыгына күзәтчелек итү, тикшерү аппаратын турыдан-туры күзәтү һәм алар белән җитәкчелек итү, җинаять тикшерүләрен кузгату, судта гаепләү белән чыгу, иректән мәхрүм итү урыннарына күзәтчелек йөкләнә. 1932 елда Прокуратураның бурычлары һәм эшчәнлек даирәсе киңәю белән бәйле рәвештә, ТАССР Үзәк Башкарма комитеты Президиумы тарафыннан 1932 елның 15 июлендәге ТАССР Юстиция халык комиссариаты составыннан Республика Прокуроры вазыйфаларын аерып чыгару турындагы карар кабул ителә.
Совет Республикасында прокуратура институтын гамәлгә кертү яклаучылар коллегиясеннән гыйбарәт параллель адвокатура институтының аякка басуына китерә. 1922 елның 10 августында ТАССР Юстиция халык комиссариаты каршында Җинаять һәм граждан эшләре буенча яклаучылар коллегиясе оеша. Аның эшчәнлеге махсус нигезләмә белән җайга салына. Коллегиянең беренче составын Юстиция халык комиссариаты тәкъдиме белән Татарстан Үзәк Башкарма комитеты Президиумы тарафыннан расланган 11 зат керә. Адвокатура коллегиясе башлангыч вакытында революциягә кадәрге адвокатлар исәбеннән төзелә. Әмма алар совет яклау системасы таләпләренә туры килмәгәнлектән (алар пролетарийлар судына ярдәмче була алмаган), алар арасында әледән-әле “рәтләрне чистарту” уздырылып килә. Мәсәлән, 1923-24 елларда әлеге төр “чистартулар”га 12 кеше дучар ителә. 1924 елда ТАССРның Яклаучылар коллегиясенә кергән 67 юристның 28е иске адвокатура мәктәбе вәкилләре була.

1925 елда Казан шәһәрендә юридик консультацияләр бирү мәсьәләсе буенча халыкка хезмәт күрсәтү өчен түбәндәге хезмәтләр эшли: Юстиция халык комиссариаты каршында, Үзәк крестьян йорты каршында 16 юрист җир хокукы буенча махсуслашкан була, 40 нчы завод каршында, Мулланур Вахитов исемендәге завод каршында баш консультацияләр, шулай ук аерым һөнәр берлекләрендә, мисалга, Совет эшчеләре, азык-төлекчеләре һөнәр берлекләрендә аерым консультацияләр була. Аларда җәмгысе 50 адвокат эшли. Авыл җирендә яшәүче халыкка юридик ярдәм күрсәтү эше, Казан белән чагыштырып караганда, яхшы яктан характерланмый. 1924 елда районнарда нибары 17 адвокат эшләгән, аларның бишесен генә татарлар тәшкил иткән. 1925 елда аларның исәбе өч тапкырга арткан.

1923 елдан, авыл халкына хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, Авыл советында, уку ызбаларында җирле суд-тикшерү хезмәткәрләре катнашында Юридик ярдәм бюросы яки активист крестьяннар, ВКП(б) әгъзалары, комсомол әгъзалары, авыл зыялыларыннан гыйбарәт юридик түгәрәкләр оеша.
1927 елда Казанда 14 консультация була, ә кантоннарда яклаучылар коллегиясенең 63 әгъзасы эшли. Авылларда юридик түгәрәкләр саны 150-гә җитә.
1924 елда халык комиссары Баһаветдинов тарафыннан ТАССР Юстиция халык комиссариаты каршында Юридик җәмгыять оештырыла.
Революциядән соң нотариат буржуаз дәүләт институты буларак юкка чыгарыла. ТАССРны оештырганда, Юстиция халык комиссариаты составында Нотариаль секция төзелә, аның бурычлары нигездә документлар күчермәләрен, гади ышанычнамәләрне һ.б. раслау белән генә чикләнә. 1920 елның декабрендә, әлеге катлаулы булмаган бурычларны үтәү өчен, барлык наториаль функцияләр халык судьяларына тапшырыла, ә наториаль секция ябыла. Шулай ук кантоннардагы (кантон – берничә волость һәм өязне үз эченә алган административ-территориаль берәмлек) наториаль кантораларның мөдирләре эштән азат ителә, аларның бурычлары өстәмә рәвештә халык судьяларына йөкләнә.
Яңа икътисад программасы (НЭП) чоры башлану белән шартлар нык үзгәрә. Юстиция органнарының роле шактый үсә, аңа җаваплы бурычлар йөкләнә. НЭП төрле хуҗалык органнарының шәхси эшкуарлык эшчәнлеге җанлануына, товар әйләнеше үсешенә, төзелгән шартнамәләр саны артуына нигез була. Ирекле сәүдә базары барлыкка килү белән гражданнар арасындагы килешүләрне теркәүче һәм, гомумән, үсеп килүче гражданнар арасындагы алыш-бирешләргә хезмәт күрсәтүче махсус органга ихтыяҗ арта. “Нотариаль контора җитәкчеләрен эштән азат итеп, суд хезмәткәрләренең яхшырак тәэмин ителәчәге һәм өстәмә судьяларның нотариаль контора җитәкчесе кебек яхшы нотариус булачагы турындагы фараз акланмады. Дәүләт органнары һәм шәхси затлар арасында шартнамәләр төзүдән көтелгән табыш кермәде, чөнки өстәмә халык судьялары, бер яктан, кантоннарда кайвакыт эшләре күп булу, ә икенче яктан, һәрвакытта да тиз арада каралуны таләп иткән эшләрнең булуы сәбәпле, барысына да өлгерә алмады”, - ди үз чыгышында Баһаветдинов икенче ТАССР юстиция хезмәткәрләре съездында.
1921 елның сентябрендә ТАССР Юстиция халык камиссариатының нотариаль бүлеге оештырыла, аңа түбәндәге функцияләр йөкләнә: килешү, шартнамә һәм башка төр расламаларны теркәү өлкәсендә Казан шәһәренә хезмәт күрсәтү; шулай ук ТАССР чикләрендә Нотариат оештыру һәм кантон бюролары каршында яңа оешкан нотариаль камералардан формалашкан кантоннарның нотариаль учреждениеләренә күрсәтмәләр бирү һәм җитәкчелек итү. Әйләнеш киңәя һәм катлаулана барган саен нотариаль функцияләр дә киңәя һәм катлаулана бара. Гражданнар арасында алыш-биреш начаррак үсеш алган кантоннарда нотариаль эшчәнлек тә акрынрак бара.
1922 елда Россиядә дә социалистик дәүләт органына хас сыйфатларга ия нотариат төзү процессы башлана. 1922 елның 4 октябрендә РСФСР Совет халык комиссариаты Дәүләт Нотариаты турында нигезләмә кабул итә. Нотариат төзү нигезенә түбәндәге принциплар салына: “Хәзерге вакыттан тәэмин итеп тору өчен чыгымнары нотариаль җыемнар хисабына кертелеп, дәүләт тәэминатыннан төшерелгән нотариаль учреждениеләрнең үз-үзен алый алуы, һәм шул ук вакытта бу учреждениеләрнең нотариаль камераларны Губерна судларының нотариаль бүлекләре тарафыннан җайга салуга һәм даими күзәтүгә буйсындыруда, һәм кулланылмый калган акчаларны, шулай ук барлык җыемнарны ахырда Дәүләт кеременә күчереп, аларны бюджет тәртибендә финанслауда чагылган дәүләткә каравын сакланып калу,”.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Татар Дәүләт Нотариаты турында нигезләмә Үзәктә чыгарылган Нигезләмәдән шул ягы белән аерыла ки, ТАССРда нотариаль учреждениеләр составында нотариаль конторалар эшчәнлегенә күзәтү оештыру функцияләрен үз өстенә алган нотариаль бүлек сакланып калган ТАССР Юстиция Халык Комиссариатына турыдан-туры буйсына. 1925 елда республика территориясендә 12 нотариаль контора эшли, шулардан икесе - Казанда, ә Арча, Буа, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Тәтеш, Чистай, Чаллы һәм Спас шәһәрләрендә берәр нотариаль контора исәпләнә.
Шулай ук Юстиция органнары системасына ТАССР Баш суды керә. 1923 елгы Юстиция халык комиссариаты турындагы нигезләмә буенча, Татарстан Республикасы Баш суды Юстиция халык комиссариатына караган, аның гомуми җитәкчелеге һәм күзәтүенә буйсынган орган булган, монда ТАССР Баш суды эшчәнлегенә Юстиция халык комиссариатының гомуми җитәкчелегенә кагылышлы төгәл тәртип һәм формалары “РСФСР суд төзелеше турында” нигезләмә белән билгеләнә. Баш суд 1925 елда түбәндәге бүлекләр составында эшли: гомуми, җинаять, гражданлык суды һәм кассация бүлекләре; 57 участок исәбенә тигез халык судлары, 41 халык тикшерүчеләре участогы, 20 суд башкаручылары участогы, кантоннарда 11 бүлеге булган яклаучылар коллегиясе. Бөтен Россия гадәттән тыш комитеты (1922 елда) яңача оештырылганнан соң, халык судларының эшләре шактый киңәя, җинаять һәм граждан эшләренең төп өлешен үз каравына ала. Баш суд иң мөһим эшләрнең кайбер категорияләре буенча беренче инстанция һәм халык судьялары тарафыннан карала торган башка барлык эшләр буенча кассация инстанциясе буларак эшли. 1924 елга кадәр республиканың Баш суды шулай ук күпсанлы үзгәрешләргә дучар була – Казанда һәм Чистайда район ревтрибуналлары була, алга таба бердәй Трибунал оештырыла, Халык судьялары советы да (Совнарсуд) була, әмма ахырда ул, Трибунал кебек үк, бетерелә һәм алар нигезендә алга таба ТАССРның Баш суды булып үзгәрәчәк Өлкә суды оештырыла (1923 елның “Суд төзелеше турында ниезләмә”гә таянып). 1937 елда ТАССРның Баш суды РСФСР Юстция халык комиссариаты каршындагы ТАССР Югары судына үзгәртелә.
“Баш суд НЭПның беренче елларында чәчәк аткан барлык җинаятьләргә тиз һәм дөрес җавап күрсәтүче суд үзәге булып оеша, ә Татарстан Республикасында ачлык аркасында хуҗалык һәм сәүдә-сәнәгать тормышында гадәти булмаган шартлар кала бирә. Ришвәтчелек, икътисадый контрреволюция, бандитлык, эре урлаулар - болар революция законының нормаларын катгый үтәп, суд тарафыннан йогынты ясау юлы белән Баш суд “дәвалый” торган яралар”, дип яза Г.Б.Баһаветдинов “За пять лет” (Казан, 1925 ел) юбилей җыентыгында чыккан “Татарстан Республикасы Юстициясе” мәкәләсендә.
1924-1925 елларда һәр халык судьясына 70 000 якын кеше туры килә һәм аңа көненә якынча 15 эш карау таләп ителә. Әлеге мәкаләдә шулай ук республикада оешкан халык судлары эшчәнлеген анализлап, Г.Б.Баһаветдинов: “Халык суды халыкның калын катламы белән эшли һәм киң катлау, аларның эшчәнлегенә карап, тулаем суд аппаратының эшенә бәя бирә... Халык судлары ныгыды, дөрес, классларга карата тотнаклы юлдан баралар”, - дип яза.
1923-1925 елларда ТАССР Юстция халык комиссариаты республиканың юстиция органнары эшен яктыртучы Юстция халык комиссариатының басма органы буларак “Вестник Советской Юстиции” журналын чыгара. Шулай, мәсәлән, журналда басылганнардан билгеле булганча, 1920-1922 елларда, үткәннәрне торгызырга ярдәм итә алган төрле мәгълүматлар, хисаплар, ТАССР Юстция халык комиссариаты эшчәнлеге турындагы нотыклар шактый тәртипсез һәм тулы түгел, аларның күп өлеше 1922 елның 17 февралендә Комиссариат бинасында чыккан янгын нәтиҗәсендә юкка чыга. 1925 елда акча җитмәү сәбәпле, журнал нәшер ителүдән туктый. Журналның җаваплы редакторы башта халык комиссары урынбасары М.У.Усманов, соңрак халык комиссары Г.Б.Баһаветдинов була.
Республика юстиция халык комиссары Г.Б.Баһаветдинов җитәкчелегендәге ТАССР юстиция органнарының нәтиҗәле эшләве - Юстиция халык комиссариаты коллегиясенең уңышлы эшчәнлеге нәтиҗәсе. Коллегия 3 кешедән гыйбарәт була: рәисе - юстиця халык комиссары һәм әгъзалары – Республика прокуроры буларак юстиция халык комиссары урынбасары һәм Баш суд рәисе. 1922 – 1925 елларда Коллегия 100гә якын утырыш үткәрә, аларда Юстиция халык комиссариаты һәм закон чыгару мәсъәләләре белән бәйле 300гә якын принципиаль сораулар каралды. Коллегия эшчәнлегенең уңышлары 1925 елда ТАССР Халык комиссарлары советы Пленумы тарафыннан билгеләп үтелә.
1923 елда СССР төзелү белән бәйле рәвештә дәүләт аппаратын үзгәртеп кору башлана, ул ТАССРда да шактый киң колач ала. 1923 елдан Юстиция халык комиссариатына карата, эшкә сәләтлелеген һәм сыгылмалылыгын арттыру, аппаратны һәм аның эшен халык ихтыяҗына һәм таләпләренә якынайту өчен, аның аппаратын гадиләштерү процессы башлана. Бу эш 20-нче еллар уртасына кадәр дәвам итә. Бу вакыт эчендә аңа кергән кайбер бүлекләр бетерелә, икенчеләре үзгәртеп корыла, ә прокуратура бүлеге тәүге тапкыр оеша. Шул рәвешле, культлар һәм хезмәт белән төзәтү бүлекләре юк ителә. Беренчесенең функцияләре Үзәк башкарма комитетына, ә икенчесенең функцияләре Эчке эшләр халык комиссариатына күчерелә, шулай ук Баш судның тикшерү-инструкторлык бүлеге кыскартыла, соңгысының функцияләре Юстиция халык комиссариатының оештыру-инструкторлык бүлегенә күчерелә. Суд-тикшерү аппараты белән идарә итү һәм аны тикшерүдә тоту, норматив материал эшләү, гамәлдәге законнарны аңлату, халык комиссариаты бүлекләренең берничәсенә таратылган кадрлар һәм статистика суд төзелеше һәм күзәтү бүлегендә туплана. Юстиция халык комиссариатында төзелгән закон чыгару тәкъдимнәре комиссиясе, ТАССР Халык комиссарлары советына күчерелә, әмма ТАССР Юстиция халык комиссариаты аның эшендә турыдан-туры катнашып тора. Юстиция халык комиссары әлеге комиссиянең рәисе була.
1925 ел ахырына үзгәртеп кору процессы нигездә тәмамлана. Бу вакытта Юстиция халык комиссариатында түбәндәге бүлекләр була: гомуми, суд төзелеше һәм күзәтү, прокуратура, оештыру-инструкторлык, нотариаль, финанс-хуҗалык. Болардан тыш, Юстиция органнары системасына Баш суд, кантоннардагы суд участоклары, халык тикшерүчеләре камералары, суд башкаручылары, нотариаль конторалар, яклаучылар коллегиясе һәм кантоннарда прокурор ярдәмчеләре керә. Юстиция органнарының күрсәтелгән структурасы 30-нчы еллар уртасына кадәр саклана.
“... бу чорда, юридик үзәк буларак, республика юстиция органнарының хокук саклау системасындагы роле әйдәп баручы була. Юстиция халык комиссариаты суд, тикшерү, нотариаль һәм башка хокук саклау органнарының эшчәнлеген оештыра, аңа юнәлеш бирә һәм тикшереп тора, шулай ук юстиция органнарына хас булмаган, гадәттә прокурор күзәтүенә, кайвакыт эчке эшләр ведомствосына кергән (гадәти шартларда суд, прокуратура һәм эчке эшләр органнарына йөкләнә торган) функцияләрне башкара. Төзелгән хокук саклау органнары структурасының беркадәр өстенлекләре була (бу системада төп урынны юстиция комиссариаты алып тора, структурасында 1922 елда прокуратура органнары төзелү белән аның әһәмияте тагы да үсә төшә).
Беренчедән, бу структура законлылык һәм хокук тәртибен ныгыту кебек бер максатка омтылган барлык хокук саклау органнарының эшен, шулай ук җинаятьчелеккә каршы көрәшне төгәл координацияләргә мөмкинлек бирә.
Икенчедән, көч һәм чараларны сак тотуга ирешеп була, аппарат эшендәге оперативлылык арта.
Өченчедән, идарә итү функцияләре башкару функцияләре белән кушыла бара. Моның белән бергә хокук саклау органнары системасының алга таба үсеше махсуслашу киңәюне, идарә итү һәм башкару функцияләрен бүлешүне, прокуратураның юстиция органнарыннан аерылуын таләп итә. Болар барысы да нәтиҗәдә хокук саклау органнарының үзгәрүен китереп чыгара” (М.В.Кожевников, История Советского суда, стр. 108-109).
1926 елның мартында VI Бөтентатар Советлар съездында Г.Б.Баһаветдиновны, аның Татарстан Үзәк башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлануына бәйле рәвештә, юстиция халык комиссары һәм ТАССР Прокуроры вазыйфаларыннан азат итәләр. Юстиция халык комиссары һәм ТАССР Прокуроры итеп Хафиз Рәхмәтулла улы Палютинны сайлыйлар.
Белем даирәсе киң булган Х.Р.Палютин революция законлылыгын һәрьяктан ныгыту югары квалификацияле юридик кадрлар әзерләүне һәм халык арасында совет хокукын популярлаштыруны таләп итә. 1926 елның октябрендә узган ТАССР суд хезмәткәрләренең өченче съездында Х.Р.Палютин Казан дәүләт университеты эчендә юридик факультетны яңадан торгызу идеясен тәкъдим итә.
“Суд эше үзенең табигате буенча шундый ки, анда хаталар һәрвакыт булачак һәм алар гомумән суд яшәгәнче ясалачак. Безнең судьялар, тикшерүчеләр үзләренең социаль хәлләре һәм килеп чыгышлары буенча 90% эшче һәм крестьяннар, аларның фәкать яртысына якынының гына урта юридик белеме бар, шуңа өстәп үзләренең түбән юридик квалификацияләре аркасында күп хата җибәрәләр, җибәргәннәр һәм әле озак вакыт дәвамында җибәрәчәк.
Хәзерге вакытта юстиция органнары составындагы җаваплы хезмәткәрләр арасында 44%ында юридик белем бар. Болар – юридик курсларны тәмамлаучылар. Ләкин узган еллар тәҗрибәсе шуны күрсәтте: юридик курслар тормыш һәм киң колач алган законнар тарафыннан суд хезмәткәренә карата куелган таләпләргә җавап бирә алмыйлар. Курсларда укуның кыска вакытлы булуы һәм уку предметлары санының күп булуы (18) тыңлаучыларга аларны иркенләп, тәгаенләп өйрәнергә, ә иң мөһиме, практик эшләрне тиешле тәртиптә узарга мөмкинлек бирми. Бу хәл узган чыгарылышларны тәмамлап чыккан тыңлаучыларның хәтта техник канцелярия эшен дә эшли алмас дәрәҗәдә булуларына китерә, суд-тикшерү эшендә иң түбән практик күнекмәләре дә булмый аларның. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында дүртьеллык уку вакытына исәпләнгән край хокук институтын яки факультетын төзү бурычын куя. Ул ТАССРга гына түгел, ә аның белән күрше булган республика, өлкә һәм губерналарга белгечләр әзерләп бирер иде. Казан шәһәрендә хокук факультетын яки Хокук
Институтын ачуның максатка ярашлы булуы турында сөйләп тору кирәкми, шуңа күрә әлеге мәсьәләне Юстиция халык комиссариатына һәм ТАССР Хөкүмәтенә РСФСР Баш һөнәри белем бирү бүлеге алдына куярга һәм ничек кенә булмасын, РСФСР Юстиция халык комиссариаты ярдәме белән аның уңай хәл ителүенә ирешергә кирәк була. Уйланганнар тормышка ашмаса, ТАССР һәм янәшәдә урнашкан өлкәләр үзләрендә ихтыяҗ зур булган квалификацияле милли юристлардан гыйбарәт кадрлар булдыра алмыйлар”.
Създның соңгы карарының бер пункты Казан университеты каршында хокук факультетын оештыру турында була.
1927 елның июнендә ул РСФСР Юстиция халык комиссариаты һәм автоном республикаларның юстиция халык комиссарларының III Бөтенроссия киңәшмәсендә махсус нотык сөйли, анда ул Казан университетында юридик факультет ачуның зарурлыгын нигезли. 1927 елның көзендә Хафиз Рәхмәтулла улын юстиция халык комиссары һәм РСФСР Прокуроры Дмитрий Иванович Курский кабул итә. Ул Казан университетында юридик факультетны торгызу идеясен хуплый, әлеге башлангычка партиянең Үзәк комитетында һәм РСФСР Халык комиссарлары советында булышлык күрсәтергә вәгъдә бирә. Шул вакытта ул, Казанда юридик факультетта В.И.Ленинның укуын искә алып, болай ди: “Фәкать шул бер шарт та сезнең университетта юридик факультет булуны таләп итә”.
1928 елның беренче октябреннән Казан университетында яңа ачылган Советлар төзелеше һәм хокук факультетында укулар башлана. Аның өч бүлеге була: совет хокукы, советлар төзелеше һәм икътисад. X.Р.Палютин әлеге факультетка студентлар рәтенә эшче-крестьян яшьләрен җәлеп итү юнәлешендә зур эшләр башкара. Аның тәкъдиме белән, эшче һәм хезмәтчән крестьян гаиләләреннән ир-егетләр һәм кызларны сайлап алу һәм юридик факультетка керүгә хәзерләү өчен, суд һәм прокуратураның практик хезмәткәрләреннән гыйбарәт махсус кимиссия төзелә.
Х.Р.Палютин Казанда һәм ТАССР районнарында суд органнары һәм прокуратураның абруен һәм йогынтысын ныгыту эшенә күп көч куя. Аның инициативасы буенча икейөзлеләр, ришвәтчеләр фаш ителә һәм җитди җаваплылыкка тартыла.
Юстиция халык комиссариатының 1927 елдагы эшчәнлеге турында нотыгында халык комиссары Палютин болай дип белдерәчәк: “... ләкин моның белән бергә судьялар һәм тикшерүчеләр арасында әле күптән түгел генә хәзерге вакытка ришвәтчелек өчен кулга алынган Петров (Арча кантонының 3 нче участогы элеккеге судьясы), аеруча әһәмиятле эшләр буенча тикшерүче тарафыннан эшеннән алынган Казан шәһәренең 2 нче участогы элеккеге судьясы Йосыпов кебек иптәшләр, Шәкүр эшенә (ат караклары эшенә) бәйле рәвештә кулга алынган һәм хөкем ителүчеләр эскәмиясенә утыртылган Зөя кантонының бер рәт хезмәткәрләре, эчкечелек өчен эштән алынган бер рәт судьялар бар иде”.
Шуны билгеләп үтү кирәк, ул вакытта ат урлау татар авылы көнкүрешендә гадәти күренеш була, моны ат каракларының 90% татар милләтеннән булу раслый. 1925 ел һәм 1926 елның өч аена 1202 ат урлау очрагы турында гариза язылган була. 1927 елда Шәкүр ат караклары бандасы буенча дөнья шаулаткан процесстан соң, аның нәтиҗәсендә Югары суд хөкеме нигезендә 12 хөкем ителүче атып үтерелә, ат урлау күренешләре кими башлый. Шулай да республиканың кайбер ерак районнарында ат караклары төркемнәре үз эшләрен дәвам итәләр. Әйтик, Бөгелмә кантонындагы Баш суд ат караклары турында ике эш карап тикшерә, шуларның берсе буенча 34 кеше, ә икенчесе буенча 17 гаепләнүче 8 елдан алып 3 елга кадәр вакытка ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителә. Алга таба ат урлау вак урлаулар рәтенә кертеп карарлык кына кала.
Юстиция халык комиссариаты матбугат белән актив хезмәттәшлек итә, газета битләрендә басылып чыккан яки редакция карамагында булган хатлар һәм мәкаләләр, материалларның юстиция хезмәткәрләре тарафыннан кылынган гаеп эшләр һәм җинаятьләр турында бәянм ителгәннәрне тикшерү буенча ашыгыч рәвештә чаралар күрелә. Икенче яктан, Юстиция халык комиссариаты матбугатка сак булырга өндәгән, чөнки эшне, ашыгып, тиз арада һәртөрле юллар белән ачарга тырышу, тикшерелмәгән яки начар тикшерелгән фактларны бастырып чыгару Юстиция абруен күтәрүгә булышу түгел, ә киресенчә, аңа күпмедер дәрәҗәдә зыян да китерергә мөмкин.
“... Безнең газеталарга, аеруча һәм, иң мөһиме, “Кызыл Татарстан”га редакция хәзинәсендә булган суд-тикшерү органнары һәм аларның хезмәткәрләре эшчәнлекләре турындагы материалларны бастырып чыгаруга җитди һәм бик сак булырга тәкъдим итәргә кирәк...теге яки бу судьяның аерым хаталарын, алар нинди генә җитди булсалар да, фаш ителергә тиеш түгел, тик соңгылары эзлекле һәм шәхси яки явыз мәнфәгатьләрне күздә тотып җибәрелмәгән очракта (бу моментны татар хезмәткәрләренә кагылышлы аерым басым ясап әйтергә кирәк)...” (Халык комиссары Палютинның 1926-1928 елларда Юстиция халык комиссариаты эшчәнлеге турындагы нотыгыннан).
1928 елда Х.Р.Палютинны Мәскәүгә Югары юридик курсларда укырга җибәрәләр һәм моңа бәйле рәвештә VII чакырылыш ТАССР ҮБК Президиумының 1928 елның 7 гыйнварындагы карары белән Юстиция халык комиссары һәм ТАССР Прокуроры вазыйфасын биләп торудан азат ителә. ТАССР ҮБК Президиумының әлеге карары белән Юстиция халык комиссары һәм ТАССР Прокуроры вазыйфасына Башкиров Шаһивәли Гали улы билгеләнә.
ХХ гасырның 20 нче еллар ахыры һәм 30 нчы еллар башында илебездә авылда коллективлаштыру бара. Ул чорда колхозларга керергә теләмәгән крестьяннарга карата кырыс репрессия чаралары, хәтта иң югары җәзалау чаралары кулланыла, шул ук вакытта законнар да җитди бозыла. Шаһивәли Гали улы Башкиров, ТАССРда законны һәм тәртипне саклаучы юстиция халык комиссары буларак, колхозчылар рәтенә керергә баш тарткан гражданнарны атып үтерү хөкемен башкару турында кичекмәстән күрсәтмә бирергә дигән Партия обкомы йөкләмәсен үтәүдән баш тарта. Үзенең баш тартуын әлеге күрсәтмәнең законсыз булуы, ә чыгарылган хөкемнәрнең РСФСР Югары Судында расланырга тиеш булуы белән нигезли. 1929 елның 5 ноябрендә аны, юстиция халык комиссары һәм ТАССР Прокуроры вазыйфасыннан азат итеп, башка эшкә күчерәләр. Шаһивәли Гали улының партиянең законсыз йөкләмәсен үтәүдән баш тартуы аны законсыз азат итү өчен нигез була.
1929 елның 16 ноябрендә ТАССР ҮБК Президиумы утырышында юстиция халык комиссары һәм ТАССР Прокуроры итеп Василиий Никитович Филипповны билгелиләр. Халык комиссары итеп билгеләнгәнче ул Чистай шәһәрендә Авыл хуҗалыгы эшчәннәре берлеге идарәсе рәисе вазыйфаларын башкарган, халык мәгарифенең Чистай бүлегенә мөдирлек иткән, ВКП(б) Чистай кантон комитетында эшләгән, анда оештыру бүлегенә җитәкчелек иткән була. Халык комиссариатына ул җитәкчелек иткән дәвердә, 1931 елда, яңа ТАССР Юстиция халык комиссариаты турында нигезләмә раслана.
1934 елның декабрендә ТАССР Советларының Х нчы Съездында ТАССР юстиция халык комиссары итеп Усманов Мәүлед Усман улын билгелиләр.
Мәүлед Усман улы ТАССР юстиция халык комиссары булып 1937 елның августында кулга алынганчы эшли. Аны РСФСР Җинаять кодексының атаклы 58 статьясы буенча ялган гаеплиләр, аның буенча гаепләнүчене котылгысыз үлем көтә. 1937 елның язында бөтен ил буенча партия, совет органнары, иҗтимагый предприятие хезмәткәрләрен, эшчеләр һәм колхозчыларны күпләп кулга алулар башлана. Аның җиле Татарстан АССРга да кагыла.
Халык комиссары М.У.Усманов язмышына элеккеге юстиция халык комиссарлары Г.Б.Баһаветдинов, Х.Р.Палютин, Ш.Г.Башкиров һәм В.Н.Филиппов та дучар була. 1938 елның 9 маеннан алып 12 маена кадәр Казанда СССР Югары суды Хәрби коллегиясенең күчмә сессиясе кансызлык күрсәтә. Һәр эшне карауга 5-10 минут вакыт сарыф иткәннәр. Атып үтерергә хөкем ителгәннәрнең барчасын 3389 номерлы эш берләштергән. Карарларга кассация шикаяте, ярлыкау турында гозер бирү, прокурорлар һәм адвокатларның катнашуы рөхсәт ителмәгән, һәртөрле дәлилләр һәм әйберләтә дәлилләр бөтенләй исәпкә алынмаган. Гаепләү бәяләмәсендә “Эш буенча әйберләтә дәлилләр юк” дип ачыктан-ачык язып куелган. Шул вакытта 185 кешегә карата атып үтерергә дигән хөкем чыгарылган, шуларның 40 кешесе юстиция органнары хезмәткәрләре була. Хөкемнәр СССР ҮБКның 1934 елның 1 декабрендәге карары нигезендә кичектергесез башкарылырга тиеш булган.
1938 елның 13 февралендә ТАССР ҮБК Президиумы карары белән ТАССР юстиция халык комиссары итеп Иван Владимирович Корнев билгеләнә. Халык комиссариатына ул җитәкчелек иткәндә, 1939 елда, яңа ТАССР Юстиция халык комиссариаты турында нигезләмә раслана. И.В.Корнев ТАССР Югары Советы Президиумының 1940 елның 8 маендагы Указы белән, башка эшкә күчүе сәбәпле, ТАССР юстиция халык комиссары вазыйфаларыннан азат ителә.
1941 елның 18 апреленнән алып 1945 елның 15 гыйнварына кадәр ТАССР Юстиция халык комиссариатын Якупов Мисбах Сабир улы җитәкли.
Бөек Ватан сугышы елларында юстиция органнары эшчәнлеге хәрби тәртипкә җайлаштырыла һәм фашизмга каршы көрәшү гомуми бурычына буйсындырыла. 1946 елның 25 февралендә ТАССР Югары Советы Президиумы Указы белән ТАССР юстиция халык комиссары вазыйфасына Вәлиев Шакир Шәриф улы билгеләнә.
ТАССР Югары Советы Президиумының 1946 елның 16 мартындагы Указы белән ТАССР Юстиция халык комиссариатының исеме ТАССР Юстиция министрлыгына үзгәртелә.
1950 елның 13 октябрендә ТАССР Югары Советы Президиумы Указы белән ТАССР Юстиция министры итеп Нацибуллин Ярулла Насибулла улы билгеләнә. РСФСР Министрлар Советының 1957 елның 11 маендагы карары белән ТАССР Юстиция министрлыгы бетерелә. 1957 елдан алып 1963 елга кадәр республикада Юстиция министрлыгы функцияләрен ТАССР Югары суды башкара.
ТАССР Югары Советының 1971 елның 4 февралендәге Указы нигезендә ТАССР Юстиция министрлыгы кабат оештырыла. 1971 елның 5 февралендә ТАССР юстиция министры итеп Таҗетдинов Әнәс Габдулла улы билгеләнә.
ТАССР Юстиция министрлыгына түбәндәге бурычлар йөкләнә: ТАССРда район (шәһәр) халык судларына оештыру ягыннан җитәкчелек итү, ТАССР законнарын системалаштыру һәм камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү эшен башкару, халык хуҗалыгында хокук белән эшләүгә методик җитәкчелекне, ТАССР дәүләт органнарында һәм иҗтимагый оешмаларда хокукый белемнәрне пропагандалау һәм дә халыкка законнарны аңлату эшенә методик җитәкчелек итү һәм координацияләү, шулай ук адвокатурага гомуми җитәкчелек итү.
1987 елдан алып 2004 елга кадәр республиканың Юстиция министрлыгын Салабаев Альберт Михайлович җитәкли.
1996 елда Татарстан Республикасы Президенты Укаызы белән ТР Юстиция министрлыгы каршында Дәүләт теркәү палатасы оештырыла. Ул юридик затларны теркәү, ә 2000 елдан алып – күчемсез милекне һәм аның белән алыш-бирешләрне теркәү белән шөгыльләнә.
2004 елның 22 декабрендә Дәүләт теркәү палатасы ТР Президенты Указы белән Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Федераль теркәү хезмәтенә кушыла.
1997 елдан алып 2001 елга кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы структурасына Суд приставлары хезмәте карады.
1998 елда “РФ Югары суды каршындагы суд департаменты турында” Федераль закон кабул ителгәннән соң, Татарстан Республикасы территориясендә судлар эшчәнлеген оештыру ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре белән Татарстан Республикасында яңа төзелгән Суд департаменты идарәсе шөгыльләнә башлады.
2001 елның июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы карамагыннан кайбер функцияләр алынды һәм РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе компетенциясенә тапшырылды.
Татарстан Республикасы Президентының 2004 елның 7 июнендәге ПУ-451 номерлы Указы белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү функциясе тапшырылды.
2004 елның маеннан алып 2013 елның ноябренә кадәр Татарстан Республикасы юстиция министрлыгын Корманов Мидхәт Мәзгүт улы җитәкләде.

2013 елның ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры итеп тарихта беренче тапкыр хатын-кыз – Лариса Юрьевна Глухова билгеләнде.

2017 елның 23 июненнән алып бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Рөстәм Илдус улы Заһидуллин җитәкчелек итә.

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы юстиция өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны, хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыруны, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының закон проектлары белән эшләвен һәм норма чыгару эшчәнлеген хокукый тәэмин итүне, шәхес һәм дәүләтнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүдә булышлык күрсәтүне, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкын булдыру һәм алып баруны, җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник һәм оештыру ягыннан тәэмин итүне башкаручы ТР дәүләт хакимияте башкарма органы булып тора.




Файдаланылган материаллар:
Насыбуллин Ф.Ш. «Правоохранительные органы Татарии в период создания основ социализма»
«За пять лет» юбилей җыентыгында «Юстиция Татарской Республики», 1925 ел;
«Отчёт о втором съезде работников юстиции ТАССР» 1924 ел
«Вестник советской юстиции АТССР» 1923-24 еллар
«Борцы за счастье народное», икенче китап, 1983 ел
Багаутдинов Ф.Н.«Первый Прокурор Республики»
Казанский университет, 1804-2004г.г. “Библиографический словарь”, стр.358,359.
Емельянова И.А. «Из истории судебной системы ТАССР» К., 1970;
«Отчёт о деятельности НКЮ ТАССР 1922 год»;
1927 елның 11 ноябрендәге «Красная Татария»
1925 елның 4 сентябрендәге һәм 1925 елның 20 октябрендәге «Памяти товарища»;
ТР Милли архивыннан һәм ТР Үзәк дәүләт архивыннан шәхси эшләр.
 

Соңгы яңарту: 21 май 2019, 17:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования